+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 Сентября , 07:51

«Хатын-кызлар үзләрен акыллы, дип уйлый да соң...»

«Андыйга безнең дә баш яхшы эшли ул...»

«Хатын-кызлар үзләрен акыллы, дип уйлый да соң...»«Хатын-кызлар үзләрен акыллы, дип уйлый да соң...»
«Хатын-кызлар үзләрен акыллы, дип уйлый да соң...»

«5 елдан артык бер хатын-кыз белән никахсыз яшәдем. Икебезнең дә никахлашасы килмәде. Мөнәсәбәтләрнең башында ук мин аңа бала теләмәвемне әйттем. Минем улым бар (беренче никахтан) һәм миңа бүтән бала кирәкми. Моңа ул да ризалашкан кебек иде.

Ике атна элек ул миңа йөкле булуын әйтте, йөклелек вакыты өч атна икән. Ул кабул иткән контрацептив чаралар тиешенчә эшләмәгән булып чыкты. Мин моңа тәүдә ышанмадым. Аны да аңлыйм, әлбәттә: хатын-кызга 33 яшь, биологик сәгатьләр суга, аңа бала тудырырга кирәк. Тик миңа бу кирәкми, һәм без бу хакта килештек бит. Ни өчен ул үзенең ана булу теләген минем хисапка тормышка ашырырга тиеш?

Минем гинеколог дустым бар. Аннан йөклелекне өзү турында сорадым. Ул ярдәм итте. Соңрак мин хатынымның рөхсәтеннән башка дару бирдем, нәтиҗәдә йөклелек өзелде.

Мин хатынны шунда ук ташламадым. Чит кеше түгелбез бит, озак кына бергә яшәдек. Бер атнадан соң ул өенә кайтып китте.

Ни өчен мин моны язам? Кызлар, үз проблемаларыгызны алдап хәл итәргә кирәкми, сез генә акыллы түгел.

Аноним».

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас