+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 Сентября , 08:02

"Кайчан бу гадәтен ташлар?"

"Үземнең баштан үткәннәрне язып, бушанасым килә".

"Кайчан бу гадәтен ташлар?""Кайчан бу гадәтен ташлар?"
"Кайчан бу гадәтен ташлар?"

Ирем белән очрашып йөргәндә, балага узганымны белгәч тә өйләнештек. Миңа ул бала кирәкми, мин әле йөреп туймадым, диеп тавышланды тәүдә, әлбәттә.

Мин яратышып өйләнешкәнбез, диеп уйладым. Бераздан бер атна ял итеп, бер атна эшли торган эшкә китте. Дөресен әйтим, гаиләбезне беркайчан да акчага тилмертмәде. Шул эштә бер хатын бн чуалганын белдем. Гафу сорагач, кичердем. Ике малаебыз туды. Өченче улыбызга йөкле вакытта иремнең тагын хыянәтен белдем. Тезләремне кочаклап, гафу сорагач, тагын кичердем. Кече улыбызга 2 яшь булганда, тагын хыянәтен белдем. Тагын аякларымны кочаклап, тезләнеп, соңгы шанс бир инде, бүтән андый хәл кабатланмас, дигәч,тагын күз йомдым.

Хәзер 4нче балабызны, көтеп алынган кызыбызны көтәбез. Шатланып йөргән көннәрнең берсендә иремнең яңадан, өченче улыма йөкле вакытта йөргән сөяркәсе (өстәвенә ул хатын белән мин аралашкалап та тора идем) белән очрашуын, ул гына да түгел, шуңа өстәп, тагын берсе белән очрашуын белдем.

Аерылышуга гариза яздым. Шундый авыр көннәрем. Тәүдә, үзең гаепле, диде. Казынып йөрмәсәң, әле әйбәт яши идек, диде. Бернинди үкенү хисе дә күренмәде. Белгәнемә бер атна. Гариза язганымны әйткән идем, инде тагын соңгы шанс бир диеп, гафу сорый башлады. Шуның кадәр хыянәттән соң, кеше үзгәрергә мөмкиндер, диеп уйламыйм. Гафу итсәм мин җүләр, үз-үземне бер грамм сөйми торган кеше саналачакмындыр. Әз булса да,горурлык хисе булырга тиештер инде. Сез ничек уйлыйсыз? Анонимно.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас