Кушнаренко авылында гомер кичерүче Эльвира һәм Фларит Сахауовлар икесе дә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнеп, хезмәтнең кадерен, өлкәннәрне хөрмәт итүнең, бер-береңә таяныч булуның әһәмиятен балачактан ук күңелләренә сеңдереп үскән. Бүген инде үзләре дә өч бала тәрбияләп үстергән, авылдашларының, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган хөрмәтле пар алар.
– Еллар узган саен, әти-әниләребез биргән тормыш сабакларының никадәр дөрес булганын тирәнрәк аңлый барабыз, – ди алар. – Бүген ирешкән барлык уңышларыбыз белән дә әти-әниләребезгә бурычлы без.
Фларит Сахауовның һөнәре төгәл фәннәр белән бәйле. Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул туган районы Кушнаренкога кайтып хезмәт юлын башлый. Бүген ул районда “Башинформсвязь” җәмгыятенең Дүртөйле сервис үзәге электр элемтәсенең баш инженеры. Җаваплылык, төгәллек, тирән белем таләп иткән хезмәтнең чын остасы ул.
Эльвираның хезмәт юлы исә мәгариф өлкәсендә башланган. Ул Кушнаренко районының Илек авылында, аннары район үзәгендәге юридик техникумда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан. Берничә елдан зур оештыру сәләтенә ия белгечне район мәгариф бүлегенә методист итеп чакырганнар. Биредә ул 18 ел дәвамында эшләгән, башта туган телләр буенча методист, аннары инспектор, әйдәүче белгеч, җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкарган. Хәзер Эльвира Сахауова район мәдәният бүлеген җитәкли. Мәгариф өлкәсендә туплаган тәҗрибәсе, кешеләр белән эшләү осталыгы аңа бу эшендә дә ярдәм итә.
Эльвира Нәзир кызы өчен мәдәният – концертлар, бәйрәмнәр һәм сәхнә чаралары гына түгел, ә халыкның рухи хәтере, гореф-гадәтләре, тел һәм сәнгать аша буыннар бәйләнеше дә. Кушнаренко районында мәдәни тормыш кайнап тора, эш төрле юнәлешләрдә алып барыла, ә районның мәдәният учреждениеләре халыкны берләштерүче мөһим үзәк булып тора.
Өч бала – өч бәхет
Шулай ди Сахауовлар. Аларның тату гаиләсендә бер ул, ике кыз үскән. Һәркайсының үз холкы, үз кызыксынулары, үз юлы. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә – әти-әниләре биргән дөрес тәрбия һәм хезмәтне ярату.
Эльвира һәм Фларит Сахауховларның уллары Янис әтисе сукмагыннан китеп, Башкорт дәүләт университетына укырга кергән һәм геофизика факультетын тәмамлаган. Ләкин иҗатка сөю аны башка өлкәгә алып килгән – бүген Янис районда “Беренчеләр хәрәкәте”н җитәкли, шулай ук “Непоседа” балалар театрында режиссёр булып эшли. Бер карасаң, геофизика белән театр арасында уртаклык аз кебек. Ә чынлыкта икесенең дә нигезендә эзләнү, дөньяны танып белү, яңалыкка омтылу ята. Сәхнәдә балаларның күзләрендә очкын кабызу, аларның кечкенә йөрәкләрендә үз көченә, сәләтенә ышану уяту – зур хезмәт. Ә “Беренчеләр хәрәкәте” кысаларында яшьләр белән шөгыльләнү исә аерым сабырлык та, йөрәк җылысын салып эшләүне дә таләп итә.
Сахауовларның уртанчы балалары Эвелина Уфа дизайн һәм технология колледжында белем ала. Иҗат белән техник белемне берләштерүче бу юнәлеш миңа үз мөмкинлекләремне ачарга, киләчәктә яраткан һөнәрем буенча эшләргә ярдәм итәчәк, ди ул.
Ә гаиләдәге төпчек бала – 14 яшьлек Әмирә әле үсмерлек чорына кереп кенә бара. Әти-әнисенең төп ярдәмчесе дә ул бүген.
– Балаларың уңышларына үзеңнекеннән дә ныграк сөенәсең, – ди әти-әниләре.
Хезмәттән ямь табып
Сахауовлар үзләре төзегән шәхси йортта яши. Бу йортның һәр почмагына аларның хәләл көче сеңгән, биредәге һәр кирпеч, һәр такта һәм кадак алар кулы аша үткән. Яз җитү белән аларның бердәм гаиләсе бакча эшләренә тотына, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ә уңган хуҗабикәнең аллы-гөлле чәчәкләре йорт тирәсенә аерым бер ямь өсти.
– Көндәлек мәшәкатьләрнең үзенә күрә бер рәхәте бар: иртән бакчага чыгып, түтәлләргә күз салу, беренче чәчәкләрне күрү, көзен үз кулларың белән үстергән уңышны җыеп алу – авыл тормышының, гади гаилә бәхетенең аерылгысыз өлеше һәм илаһи бер яме ул, – ди Эльвира Нәзир кызы.
Иң зур бурыч – әти-әни алдында
Сахауовлар гаиләсендә өлкән буынга, әти-әниләргә тирән хөрмәт белән карыйлар. Фларит та, Эльвира да балачакта әти-әниләренең күпме көч түккәнен күреп үскәннәр, шуңа күрә бүген инде үзләре өлкәнәйгән әниләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар (кызганычка каршы, ике яклап та әтиләре күптән инде бакыйлыкка күчкән).
– Балаңа калачак иң зур мирас – гаиләдә биргән тәрбия, – ди Сахауовлар. – Без, әти-әниләрнең төп бурычы – ул һәм кызларыбызга дөрес тәрбия бирү, иксез-чиксез тормыш дәрьясында адашмаслык кыйблалы итү.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Автор фотосы.