

«Исәнмесез. Киңәш сорап монда язам. Ирем белән өйләнешкәнебезгә биш ел, балабыз бар, ипотекага фатир алдык. Ирем вакыт-вакыт озаклап эчә башлый. Безнеңчә әйткәндә, «запой» инде бу.
Ләкин мин монда иремнең эчүе турында түгел, ә биатайның миңа карата урынсыз мөнәсәбәте турында язасым килә.
Мин иремнең әти-әнисен үз туганнарым кебек хөрмәт итә идем. Иремнең янә эчүгә киткәнен белеп, беркөнне биатай миңа шалтыратты. Янәсе, улы белән сөйләшергә безгә килергә тели. Мин, әлбәттә, каршы булмадым.
Ирем ул вакытта йоклап ята иде. Биатай килгәч, чәй әзерләдем. Дөресен генә әйткәндә, мин анда чын мәгънәсендә шок кичердем. Әлбәттә, аңа каршылык күрсәттем һәм аның теләге тормышка ашмады.
Хәзер үземне коточкыч хис итәм, чөнки моның ничек һәм ни өчен килеп чыкканын аңламыйм. Минем гаебем нәрсәдә? Моңа үзем сәбәп бирдем микәнни?
Аның белән ничек аралашырга, үземне ничек тотарга, белмим. Иремә дә, бианайга да бу турыда сөйләмәдем. Миңа алар ышанмаслар кебек. Тик без бит биатай белән барыбер вакыт-вакыт аралашачакбыз. Аның белән очрашканда үземне ничек тотарга?
Зинһар, киңәш бирегез. Үземне бик кимсетелгән итеп хис итәм».
Фото: bashinform.ru