

Сездән киңәш сорап мин дә язарга булдым әле. Гаепләп, тәнкыйтьләүчеләр күп булачак, беләм, ләкин шулай да киңәш кирәк иде...
Күптән түгел бер егет белән, дөресрәге ир бедән йөри башладым (хатыны, 2 баласы бар). Күптәнге танышлар инде без, мондый мөнәсәбәтләргә керергә планда да, уйда да юк иде. Эш буенча (миңа аның ярдәме кирәк иде) берничә тапкыр күрешеп сөйләшеп утырганнан сон, икебез дә бер-беребезне ошатканыбызны әйттек һәм барысы да башланды.... Юк постель белән башланмады, 2 ай дәвамында очрашканда минем янга килеп утыра иде, машинада дөнья хәлләре турында сөйләшә идек. Шуннан бу ошатуның яратуга әверелә башлаганы сизелә башлады, үзе дә ярата башлап, ияләнүен әйтте. Эштән соң минем янга кереп йөри торган булды. Барысы да җитди төс алды. Инде 9 ай йөрибез...
Хатынын яратып өйләнмәве турында сөйләде (хатыны авырга калгач өйләнгән булган). Гаиләдә әлеге ирне эштән каршы алучы юк, ашарга үзе пешергәнен дә беләм. Хатыны белән аерым йоклыйлар, мунчаны да аерым керәләр. Ир нишләсен инде, читтән игътибар эзләп, миңа эләкте... Гаиләсеннән китәргә план кора, дөресрәге "жду момента" ди. Мине яратуы, бала теләве дә сер түгел.
Үзем аерылдым балам бар (12 яшьлек кыз), без аерылганда аңа 6 яшь иде, мин дә яратып кияүгә чыкмадым... Бала өчен генә. Ә бу ирне мин гомерем буе бергә яшәгән кебек аңлыйм, яратам. Күңел тулы бары ярату хисе... Үзе дә миңа үлеп тора, яратуы нык сизелә... "Гаиләне бутап ятмагыз" дип кенә язмагыз, зинар. Кайнар ризык куеп каршы да алмаган хатыннан бөтен ир качар иде. Төрле уйларда йөрим үзем дә, балалар өчен яшә, дисәм дә, балалар усә дә китә, ә безнең гомер үтә... Бернинди ярату, наз курмичә...
Кинәт кенә аерылырга, курка, күрәсең. Минем белән йөргәнен сиздерми генә китеп, вакыт үтеп кенә минем белән кавышасы, мине үзенеке итәсе килә. Мин дә беренче мәхәббәтемнән аерылганнан соң бөтенләй ярата алмам, дип уйлаган идем. Бу мине яраттырды, үзенеке итте. Ничегрәк, алга таба нинди планнар белән яшәргә икән? Гаиләсеннән китә алырмы икән, вакытымны әрәм итү генә булмасмы, дигән сораулар көн-төн борчый... Артык тәнкыйтьләмәгез, зинһар, беләм дөрес түгелен. Ләкин шулай да икең дә ярата икән, бәхетле булырга да бит беркайчан соң тугел дип саныйм.