Сәләтле кешеләрнең күбесе, гадәттә, бик тыйнак була. Алар мин булдырам, дип бервакытта да кычкырып йөрми. Тыныч кына үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итәләр. Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче Данис Булатов та нәкъ шундыйлардан. Ул үзенең осталыгы белән бервакытта да мактанмый, ә кешеләргә файда китерә, шатлык бүләк итә алуына сөенеп яши.
Мондый кешеләр авылда тыныч кына яши бирә, ләкин аларның эше һәркемгә билгеле. Данис абый белән дә мин очраклы рәвештә таныштым. Күршесе – авылның аксакалы Риф абый Гомәров аның турында шулкадәр мактап сөйләгәч, мондый шәхес белән якыннан танышу, аның турында башкаларга да сөйләү теләге туды.
– Үзе рәссам-бизәүче, скульптор, гармунчы, моңлы тавыш иясе. Авылыбыздагы “Әкият” балалар бакчасы аның куллары белән күркәм төс алды, чын әкият бакчасына әверелде. Күпме еллар дәвамында Яңа ел бәйрәменә боздан төрле сыннар ясап, авылдашларын һәм кунакларны сөендерә. Яхшы гаилә башлыгы: тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстереп, бүген алар чит илләрдә урыс теле укыталар, безнең мәдәниятебез белән таныштыралар, анда яшәүче русиялеләргә ярдәм итәләр. Шул ук вакытта бик ихлас, ярдәмчел кеше ул Данис күршем, – дип, 40 елга якын күрше булып яшәүче Риф абый аның турында бик җылы сүзләр әйтте.
Минем журналист икәнемне белгәч, билгеле, бераз кыенсынып та куйды Данис абый. “Кирәкмәс иде, мин бит инде хәзер пенсионер. Җимереп эшләгән чакларым артта калды”, – дисә дә, авылдашлары аның куллары белән тудырылган матурлыкка сөенеп, изге эшләрен искә алып, аңа бүген дә рәхмәтләрен әйтәләр.
Әйе, авылдашлары арасында зур ихтирам казанган кеше ул. Ә инде фатирындагы ачык балкон ишегеннән гармун тавышы ишетелсә, күршеләре ишек төбенә чыгып, аның уйнавын тыңлыйлар. Чөнки бүген гармун тавышы – бик сирәк күренеш. Ул тавыш ишегалдын тутыра, әйтерсең дә, үткән елларның истәлекләре яңара. Күршеләр арасында да бер сүз әйтүче юк – бары тик тыңлыйлар, һәрберсе үзенчә моңлана. Берәүләр яшьлеген искә ала, икечеләр ата-ана йортын күз алдына китерә. Гармун тавышлары белән һәркемнең күңелендә ниндидер якты хатирәләр уяна.
Тумышы белән Данис Шәйхи улы Гафури районының Бурлы авылыннан. Җиде балалы – алты малай һәм бер кыз үскән гаиләдә 1955 елда дөньяга килә һәм кечкенәдән эшнең тәмен белеп, яхшы хезмәт тәрбиясе алып үсә. Әтисе – фронтовик, өлкән лейтенант 1943 елда сугыштан каты яраланып кайта һәм урындагы урта мәктәптә хәрби җитәкче булып эшли. Әнисе Нәҗибә дә мәктәптән соң Стәрлетамак шәһәрендә укытучылар курсларында укып чыгып, туган мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайта. Ике яшь йөрәк гаилә корып, шул чорның авырлыкларына баш ими, эшләп, мал асрап, тормыш көтәләр. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә.
Данис абый искә алуынча, әтисе бик кызык кеше була. Активист, укытучы булгач, һәрвакыт озын исем-фамилияне язып тору кыенлыклар тудыра башлагач, ул аларны үзгәртергә карар итә: Шәйхрахман Тимербулатовтан – Шәйхи Булатов булып кала. Балаларына да ул чор өчен аерылып торырлык, безнең яклар өчен ят булган, бик үзенчәлекле исемнәр бирә: Гавис, Равис, Данис, Шанис, Радис, Фәрис һәм Рәсимә.
Кечкенәдән матур итеп рәсем төшерә, төрле материаллардан сыннар ясау белән мавыга Данис Булатов. Шуңа һөнәр сайлау вакыты җиткәч, күп уйлап тормый, сәнгать училищесына юллана. Аннары Магнитогорск шәһәрендәге педагогия институтының художество-графика бүлегендә белем алып чыга. Данис Шәйхи улының ике дистә елга якын гомере мәгариф өлкәсе белән бәйле була. Хезмәт юлын туган районында башлый, өйләнгәннән соң тормыш иптәше Фидая Фәрит кызының туган якларына килеп төпләнеп, урындагы Прибельский урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә – рәсем һәм сызым дәресләрен укыта. Үзгәртеп кору чорында, хезмәт хакы түләнмәгәч, гаилә башлыгына башка эшкә урнашырга туры килә. Байтак еллар Карлыман шикәр заводында, төзелеш өлкәсендә эшләп, хаклы ялга чыга.
Тормыш иптәше белән авылдашларына үрнәк булып, тату гомер кичерәләр. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, берничә ел элек Фидая Фәрит кызы вафат булган. Әти-әнисе юлыннан китеп, укытучылык эшен сайлаган кызлары Алия белән Лилия дә бүген читтә: берсе – Монголиядә, икенчесе Финляндиядә эшлиләр. Улы Вадим Булгаково авылында яши. Атна саен гаиләсе белән туган йортына кайтып, әтисенә ярдәм итәләр. Сигезенче дистәне ваклаган Данис абый инфаркт кичергән, сәламәтлеге шәптән түгел. Ләкин ул зарланмый, үзен үзе карый. Моңаеп киткән, авыррак вакытларында кулына җан дустын – гармунын ала, сагышын аның белән уртаклаша. Әйткәндәй, тәүге тапкыр бу музыка коралын ул 8нче сыйныфларда укыганда ала. Бәләкәйдән сәламәтлеге шәптән булмый, аеруча кышкы чорда мәктәптәге дәресләрне еш калдырырга туры килә. Көнозын берүзе утыргач, нишләргә белмәгәнлектән, абыйсының гармунын алып, уйнап карарга була. Үзе дә гаҗәпләнеп китә: матур гына көйләр чыгара. Тырыша торгач, җәйгә таба остарып китә, хәтта лагерьдагы чараларда чыгыш та ясый. Шуннан китә инде: студент елларында да, эшләгән вакытында да еш кына гармун уйнап, төрле чараларда катнаша, туйларга, юбилейларга да еш чакыралар гармунчыны. Прибельский мәдәният йортында күпмедер вакыт аккомпаниатор булып та эшләп ала.
Прибельскийга күченеп килгәннән бирле, 1986 елдан башлап, чирек гасырга якын елның-елында Яңа ел алдыннан авылдагы боз шәһәрчеген әзерләүдә катнаша. Аның сыннары зурлыгы белән дә, матурлыгы белән дә аерылып тора. “Әкият” балалар бакчасының ихатасындагы күркәм үзгәрешләр дә аның куллары белән булдырылган – әкият персонажлары урын алган биләмәгә килеп керү белән үзеңне чын әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Ә балаларның һәм ата-аналарның шатлыгын әйтеп тә бетерерлек түгелдер.
Шикәр заводында эшләгән елларында үзе өчен генә авыл, гаилә тарихын яза башлый, шигырьләре дә байтак җыелган. Җырлары да бар Данис Булатовның: сүзләрен дә, көйләрен дә үзе иҗат итә. Ләкин аларны ул беркемгә дә күрсәтми, үзе өчен генә яза һәм күңеле тулган вакытларда гармунын алып, тын гына җырлый.
Әйе, сәләтне яшереп булмый һәм аны яшерергә кирәкми дә. Чөнки ул үзеңә генә түгел, башкаларга да яктылык бирә. Менә Данис абыйның күршеләре дә аның гармун моңын, җырларын тыңлап, үзләренә күңел тынычлыгы таба. Ул аларга шатлык өләшә, үзе дә шуннан көч ала.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.