

"Иремнең сөяркәсе миңа ай саен маникюр ясый һәм иремә зарлана иде... Ул вакытта мин, ичмасам, кем булса да минем кем белән яшәгәнемне аңлый, дип уйлап, башымны кага идем.
Сүз беренче ирем турында бара. Без аның белән аерылыштык инде. Ләкин мондый циркны күргәнегез юктыр. Айга бер тапкыр мин аның сөяркәсе каршысына утырам, кулларымны сузам, ә ул миңа оператив сводка бирә. "Мин бик яхшы ир таптым. Әмма хатыны бар", - диде бу берсендә. Һәм фото күрсәтә. Минеке... Өстәвенә, ирем анда шундый канәгать итеп елмая. Бергә төшкән чакта ул бер дә елмаймый, ә монда ипотекасын япкан диярсең.
Тырнакларымны чистарткан арада хәлләрен сөйли иде ул. "Аны хатыны бөтенләй аңламый", - ди бу. Мин башымны селкеп утырам. "Ул аның белән ничек яши икән?" - ди иде. Ай саен шул бер сүз... Вакыт үтә торды, ирем аның янына йөрүен дәвам итте. Ә син нәрсә эшләдең, диярсез. Мин тыныч кына яшәдем. Ә нигә борчылырга, яхшы тырнак буяучы табуы авыр. Җитмәсә миңа бушка сводка бирәләр. Иремнең кем икәнен яхшы аңладым. Бик авыр булды. Елаган чаклар да аз булмады, әмма моны берсенә дә күрсәтмәдем. Миңа аннан котылып, үз тормышымны җайга салу турында уйларга кирәк иде.
Юләр хатын... "Ул миңа тиздән аерылышырга вәгъдә итте", - дип тә кабатлый иде. Шул көнне ирем эштә "тоткарлана" иде. Ә берсендә бу хатын әйтә: "Ул мине алдый, ахры. Һаман аерылышмый бит", - ди. Мин лампасын чак кына төртеп төшермәдем. "Син, хатынын алдаган ирнең бер юньсез булуын әле генә аңладыңмыни", диясем килгән иде. Дәшмәдем, кызгандым үзен. Ул бит аңа чын-чынлап ышана иде.
Бераздан без аерылыштык. Инде минем икенче гаиләм бар. Без бер-беребезне бик яратабыз.
Ирем дә сөяркәсенә өйләнде. Әмма хәзер башка хатын-кыз янына йөри. Ә теге хатынны әле дә кызганам. Тәүдә ирне миннән тартып алырга тырышты, хәзер - сөяркәсеннән".