

Абыем дүртенче тапкыр өйләнде. Элеккеге хатыннары белән балалары булмаганга аерылышты.
Аерылышкан саен бер үк сүзне кабатлады: «Ул мине алдады! Өйләнешкәнче бала таба алам, диде!»
Һәр хатыны аның белән яши башлагач, медицина тикшерүе узды. Өчесе дә сәламәт иде. Ә менә абыема төгәл диагнозны табиблар күптән куйган иде инде: аның беркайчан да баласы булмаячак. Тик ул моңа ышанмады.
Дүртенче хатын пәйда булгач, мин аңа сер итеп кенә әлеге хәлләр турында сөйләдем. Әмма ике айдан соң абый өйләнүен һәм тиздән аларның баласы булачагын игълан итте.
Мин яшь хатыннан моны сорамый булдыра алмадым:
— Абыйныкымы соң ул?
Ә ул:
— Әлбәттә, — диде дә серле итеп елмайды.
Кабахәт! Ә абый аңа ышана!
Ә иң кызыгы нәрсә, беләсезме? Бу хәлләр турында әнигә сөйләгән идем, ул миңа кысылмаска кушты...