+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 апрель 2021, 16:09

69 тапкыр бала тудыргач, ире ташлаган

Ни өченме? Чөнки иргә тагын да бала кирәк булган.

Гиннессның рекордлар китабында акылга сыймаслык казанышларны язалар. Китапка Русиядә яшәүче Валентина Васильева да кергән, ул 40 яшенә 69 бала тудырган... Ләкин бу мөмкинме?
1783 елда Федор Васильев турында беренче тапкыр "The Gentleman 's Magazine" Британия журналында языла. Хәбәрдә әйтелгәнчә, инглиз сәүдәгәре үзенең туганнарына хат җибәргән: анда ул урыс крестьяны турында сөйләгән, аны император Екатерина IIнең үзенә күрсәтергә тиеш булганнар.
75 яшьлек Васильев хакимият игътибарын балалар саны белән җәлеп иткән: Федорның 87 баласы булган, шуларның 84е исән калган. Крестьян үзенең беренче хатыны белән 69 балага гомер биргән. Шуның 16сы - пар игезәк, җидесе - өчәр һәм дүртесе дүртәр бала булып туган. Ә менә хатыны арытаба бала тудыра алмагач, Федор икенчегә өйләнгән. Шулай итеп аның тагын 18 баласы барлыкка килгән. Анда инде 6 игезәк һәм ике тапкыр өчәр бала туган.
Васильев Русия документларында да искә алына. Генерал-майор Иван Болтинның «Леклерка шәһәрендәге борынгы һәм хәзерге Русия тарихына мисаллар» китабының икенче томында Британия басмасы мәгълүматлары белән туры килгән саннар күрсәтелгән. "Бу уңдырышлылык үрнәге кызыксынучанлыкка лаек", - дип язган Болтин.
Әмма барыннан да нык Федор үзе түгел, ә аның хатыны кызыксындыра. Чыңгыз ханның, мәсәлән, берничә йөз баласы булган. Ләкин шул ук вакытта дистәләгән хатын аның колы булуы билгеле. Ә менә бер хатын-кыз 69 бала таба аламы?
Федор Васильевның хатыны Гиннесның рекордлар китабына "иң уңдырышлы ана" буларак эләккән, ләкин, шуңа да карамастан, аның исеме билгесез булып калган: кызның Валентина исемле булуы турында дәлилләр генә бар. Кем соң ул хатын?
Гиннессның рекордлар китабында Валентина Васильеваның казанышын скептик рәвештә кабул итәргә кирәк диелә. Шуңа карамастан, аны кире дә какмыйлар. Нигә алай?
Балаларның туган еллары хатынның нәкъ менә бала таба алырлык яшенә туры килә. Шул ук вакытта, хатынның сәламәтлеге дә бик яхшы булган, күрәсең, чөнки балаларның берничәсе генә үлгән. Ә менә бу елларда хатын-кызлар иңнәренә бик күп физик эш төшүен дә исәпкә алсаң, бу хәл берникадәр шик тә тудыра.
Ышанмаслык та түгел шул бу хәлгә. Валентинаның көндәше дә бар икән. 2017 елда киңкүләм мәгълүмат чаралары Васильева тормышына охшаган күпбалалы палестин хатыны вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Газада яшәүче хатын да 69 бала тапкан һәм 40 яшендә вафат булган.
Фото: mylove.ru
Читайте нас: