"Мин беренче кызымны 17 яшьтә таптым, безнең шәһәргә эшкә килгән ир иде ул. Өч елдан соң икенчегә балага уздым һәм йөклелек уртасында аннан баш тартачагымны белдем. Сабыйны баласы булмаган парга бирделдәр. Берничә елдан соң мин кияүгә чыктым һәм өченче кызымны таптым. Әллә язмыш шаяыруы булды, әллә очраклы рәвештә шулай килеп чыкты, кыскасы, кызымны тәбияләргә алган пар бездан ерак түгел фатир алды... Хәзер балаларыбыз бер мәйданчыкта уйный, бер мәктәптә укый.
Ул баланы мин еш күрәм. Кыз калган кызларыма охшаган... Ләкин миндә аңа карата җылы хисләр юк, чит, матур бала. Мин үземне гаепле санамыйм, баласыз парга әти-әни булырга ярдәм иттем. Алар бик хәлле кешеләр, баланың барлык әйбере дә бар. Ел саен диңгезгә баралар. Бәхетле гаилә ".