+30 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
11 Мая 2021, 13:51

Гаиләм - минем дөньям!

11 майдан 16 майга кадәр Башкортстан Республикасында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик атна уза.

11 майдан 16 майга кадәр Башкортстан Республикасында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик атна уза.

Аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра.

Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, ата-аналар компетенцияләрен арттыруга, гаилә ялын оештыруга юнәлдерелгән акцияләр һәм чаралар узачак.

Шуңа бәйле рәвештә, төбәк җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә хакимият башлыкларына әлеге әһәмиятле вакыйгага җаваплы карарга һәм тематик акцияләр үткәрүдә ярдәм күрсәтергә кушты.

- Бу, һичшиксез - иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә атнасы дәвамында һәр көнне бик күп чаралар планлаштырылган. Алар гаиләне төп социаль кыйммәт буларак ныгытуга юнәлтелгән. Муниципалитет башлыкларына кирәкле ярдәм күрсәтүләрен сорыйм һәм халыкны әлеге чараларда актив катнашырга чакырам, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас