+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 июнь 2021, 15:05

"Иремне яратмыйм, әмма китә дә алмыйм..."

Парлы ялгызларның тормышы күпкә авыррак шул...

Гаилә өчен нәрсә мөһим? Мәхәббәт кенә түгел, хөрмәт тә кирәк, дияр озак еллар парлы булып яшәүчеләр. Социаль челтәрләрдә килгән хат та шушы темага багышланган.
"Иремне яратмыйм. Өйләнешкәндә икебез дә бер-беребезгә гашыйк идек, хәзер инде ул хисләрнең эзе дә калмады. Аның миңа кагылуы ук күңелемдә ниндидер чиркангыч хис уята. Ике балабыз бар. Ирем дә начар кеше түгел. Әмма гаиләдә һәрнәрсәне мин хәл иткәнне көтә ул. Икебез дә эшлибез, эш хакы да бер төсле безнең. Әмма ирләре артына ышыкланып яшәгән хатын-кызларга көнләшеп карыйм мин. Минем дә чын хатын-кыз булып яшисем килә. Арыдым. Аңа булган нәфрәтнең сәбәбен дә беләм. Ирем таянырлык кеше булмагач, мин аны ир-егет итеп кабул итә дә алмыйм. Мин әле яшь, бәлки икенчегә кияүгә чыга да алыр идем, әмма балаларны әтисез калдырасым килми. Мин дә бер генә яшим бит", - диелгән хатта.
Кызганыч, әмма мондый хәлләр адым саен диярлек. Комментарийлар да шул турыда сөйли. Чыннан да, ир-егетләрнең бүген башка төрле булуы үзләрен генә түгел, тормыш иптәшләрен дә бәхетсез итә шул.
Фото: woplan.net
Читайте нас: