+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 февраль 2021, 15:55

Карт әти-әни кемгә кирәк?..

Кышын өлкән әти-әнисен урамга куып чыгарган, диләр...

Кырмыскалы районында булган коточкыч хәл социаль челтәрләрдә тарала. Анда ир әти-әнисен үз өйләреннән урамга куып чыгара.
Билгеле булуынча, ир әти-әнисе белән аларның өендә яшәгән. Бирегә ул ике балалы хатынны да алып килгән. Якыннары билгеләвенчә, гаилә шул рәвешле тулылангач, өйдә низаглар арткан да инде.
Әти белән ул арасында чираттагы сугышудан соң, өлкән яшьтәге ир барысын да урамга чыгарган да үзе эчтән бикләнгән. Шунда ул өйгә ут төрткән. Арытаба 5 инсульт кичергә ирне дәваханәгә алып киткәннәр. Өйгә зур зыян килмәгән.
Моннан соң, аның улы әти-әнисенең иске киемнәрен яндыра башлаган, аларга документларын бирүдән баш тарткан. Ә 2020 елның декабрендә өйне хатынына яздырып та куйган... Шул ук вакытта, урында яшәүчеләр билгеләвенчә, өйне шушы өлкән пар төзегән булган.
Әлегә ир ниндидер аңлатмалар бирүдән баш тарта икән. Әлегә аңа карата кеше милеген юк итәргә тырышуда җинаять эше кузгатылган.
Югарыда әйтелгәнчә, бу хәбәр әлегә социаль челтәрләрдә генә тарала. Ир үзе дә бу хәлләргә тиздән аңлатма бирер, дигән ышанычтабыз.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: