+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 Май 2021, 11:02

"Кызым улыма кияүгә чыгарга тели..."

Язмышмы бу?

Социаль челтәрләрдә бер хатынның баласы өчен борчылып язган хаты таралды. Хатын кызына 6 яшь чагында иреннән аерылган һәм озакламый икенчегә кияүгә чыккан. Ул ирнең хатыны үлгән булган. Кечкенә улын ул да берүзе тәрбияләгән. Гаиләдә малай белән кыз аралашып, тату булып үсә. Тик күптән түгел алар әти-әниләренә өйләнешергә теләүләрен әйткән. Хатын моңа каршы.
Ислам кануннары буенча бу яраса да, мин аны кабул итә алмыйм. Алар бит бертуган кебек үсте. Ничек туганнар өйләнешсен инде? - ди ул.
Комментарийлар да төрле. Берәүләр балаларның бәхетенә каршы төшмәскә киңәш итсә, икенчеләре хатынның ни өчен улы белән кызы арасындагы хисләргә әлегә кадәр игътибар итмәвенә кызыксына. Тормыш булгач, төрле хәлләр була шул. Хәзер инде гаеплене эзләү дә соңдыр...
Фото: lbuckshee.com
Читайте нас: