+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
24 февраль 2021, 15:40

Ялгызлык... Өч бала... 3 миллион сумга якын бурыч...

Ялгыз ир бүген нишләргә дә белми.

Ялгыз ир бүген нишләргә дә белми.
Богдан Демченко һәм аның өч кызы, ипотека буенча түләүләрне башкара алмаганлыктан, урамда калырга мөмкин. Эпидемия башланганнан соң ирнең эше белән проблемалары башланган.
Богданның өлкән кызына - 18, уртанчысына - 10, кечесенә - нибары дүрт ай. Ул УМПОда эшли, ләкин хатыны үлгәннән соң декрет ялына китәргә мәҗбүр булган. Шулай булуга карамастан, көндез таксида акча эшләргә чыга ул, ә олы кызы кечкенәләрен карый. Акчалары бернәрсәгә дә җитми. Гаилә Уфаның Инорс бистәсендә 2,8 миллион сумлык ике бүлмәле фатир алган булган, түләүләрне башкара алмаганга, бүген гаилә тораксыз калырга мөмкин.
Богдан һәм Наталья 2017 елда ипотека алган булганнар. Ул вакытта балалары икәү генә булган, ә Богдан шәхси компаниядә монтажчы булып эшләгән. Хезмәт хакы 70 мең сумга якын булгач, тормыш өчен дә, банкка айлык взносларга да акча җиткән. 2020 ел башында Наталья балага узган һәм декретка киткән. Әмма коронавирус тарала башлагач, ирнең хезмәт хакын тоткарлый башлаганнар. Шул рәвешле фатир өчен бурыч җыела башлаган. Нәтиҗәдә, Богдан Уфа моторлар төзү заводына эшкә урнаша. 30 мең сум алып эшли башлый ул.
- Миңа башта ук әллә күпме түләмәячәкләрен белән идем, әмма бу вакытта безгә 30 мең сум да зур акча иде, - ди Демченко.
Богдан сүзләренчә, нәкъ менә шул вакытта ул даими рәвештә таксида чыга башлый да инде. Банк белән исәпләшү өчен заводта көндезге сменадан соң руль артына утырырга мәҗбүр була ул. Шулай да бурычын тулысынча каплый алмый.
"Азык-төлеккә, балаларга да күп кирәк бит. Шуннан калганын гына банкка күчерә ала идем", - ди ул.
Октябрьдә Наталья өченче кызын тудыра һәм шунда ук авырый башлый. Аны 18нче дәваханәгә коронавирустан дәвалау өчен салалар. Ә ике атнадан соң чыгаралар да. Ләкин, ире сөйләвенчә, Наталья элеккечә үзен начар хис иткән: хәлсез булган, берни дә ашамаган диярлек, өйдән чыкмаган. Шул вакытта Богдан банк алдында бик зур бурычлары җыелуын да белә.
- Мин үзем хата ясадым, - ди Богдан. - Коронавирус аркасында кредит каникуллары турында белгәч, банкка мөрәҗәгать иттем, тик ярдәм итүдән баш тарттылар. Бәлки, әлеге хәлгә ныклап ачыклык керткән булсам, мондый хәлдә калмас та идек. Проблемаларның хәл ителеренә ышандым шул, - ди ул.
2 февральдә Демченколарның дуслары фатир сатып ала. Алар бу гаиләне дә кунакка чакыра.
- Кич белән Наташа шалтыратты һәм безне өй туена чакыруларын әйтте. Мин ул вакытта таксида идем. Арыган идем, Наташаның кунакка барырга теләвен күргәч, баш тартмадым. Балаларны алдык та урамга чыктык. Наташа ике адым саен туктады, хәле бетте, әмма кире кайтырга теләмәде. Өстәл артына утыргач, ул аңын югалтып ауды. Ашыгыч ярдәм дә аңа ярдәм итә алмады, - ди ир.
Демченко сүзләренчә, табиблар үлем сәбәбен "ишемик авыру" дип атаган. Натальяга кырык яшь булган. "Белгечләр әйтүенчә, коронавирус авыруыннан соң кан куера. Аны даими контрольдә тотарга кирәк. Наташаның үлеменә дә коронавирус инфекциясен кичергәннәр соң булган үзенчәлек сәбәпче булган", - ди ир.
Әнисенең үлеме турында ишеткәч, Санкт-Петербургта колледжта укучы өлкән кызлары кече туганнарын тәрбияләү өчен укуын ташлап кайтырга мәҗбүр булган. Әлеге көндә ул - әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Бүген гаиләнең туганнары, дуслары Демченколарга ярдәм итү өчен акча җыя. Банк та бу гаиләнең хәленә керә алыр дигән өметтә алар.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас: