“Уфаларга баруларым”. “Казаннарга баруларым”. “Уфаларга барасым бар әле”. “Казаннарга барасым бар әле”. Халкыбызның элекке бик популяр җырларын барлап утырганда аларның дүртесенең шушы сүзләр белән башлануына игътибар иттем. Монда хикмәт җыр авторларының сүз запасы ярлылыгында түгелдер. Бу ике башкалага авыл кешеләре һәрчак ашкынган. Озын гомерем эчендә мин Казанга сигез тапкыр бардым. Әлбәттә, Башкортстан татарлары арасыннан күрше республикабыз башкаласын сиксән, йөз сиксән тапкыр урап кайткан замандаш-чордашларым да булгандыр. Эш санда түгел. Минем сигез сәфәремнең һәрберсе истәлекле вакыйга булып күңел түремдә саклана.
Казанны мин 30нчы яшемдә — 1979 елның мартында беренче тапкыр күрдем. БДУны читтән торып укып тәмамларга әзерләнгәндә Галимҗан Ибраһимовның революциягә кадәрге әдәби тәнкыйть хезмәтләрен анализлаган диплом эше язарга керешкән идем. Кулда булган, гомум мәгълүм материаллар белән дә ерып чыга ала идем. Казанда менә-менә басылып чыгачак бишенче томда моңарчы билгеле булмаган бик күп язмалар тупланган икән, дип ишеткәч, диплом эшен тулыландырасым килде. Бишенче томны көтә-көтә көтек булгач, фәнни җитәкчем Үзбәк абый Гыймадиевның киңәше белән эштән бер атналык ял алдым да самолетка утырып Казанга очтым. Томның кулъязмасы нәшриятка да тапшырылмаган икән әле. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзите җитәкчелеге ярдәмендә “Татарстан” кунакханәсенә урнаштым. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре мине җылы каршылады. Ул чактагы фән кандидатлары (тиздән фән докторы булдылар) Марсель Әхмәтҗанов белән Мәсгуть Гайнетдинов зур ярдәм күрсәттеләр. Шулай итеп, 616 битлек томга кергән әдәби тәнкыйть мәкаләләрен нәшриятка тапшырылганчы ук укып чыгып, күп кенә өлешләрен күчереп яза алдым. (5нче томның нәшер ителү датасы 1978 ел дип куелган, сез моңа ышанмагыз).
Рухи мәркәзебезне карап йөрергә дә вакыт бүләргә тырыштым. Язучыларның Тукай исемендәге клубындагы ниндидер бер чарага да кереп утырдым, шунда Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким кебек олы талант ияләрен күрдем, чыгышларын тыңладым.
Казанга икенче тапкыр юлым тагын 24 ел (!) үткәч кенә төште. Салават Юлаевның 250 еллыгы киң билгеләнгән көннәр иде. Без, киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре (барлыгы 16 кеше), автобуска төялеп, 2003 елның 14 июлендә милли батырның соңгы төяге булган Балтыйк диңгезе ярындагы Палдиски шәһәрчегенә юлландык. Беренче тукталыш — Казан. Аның юл уңаенда күрше торган республика башкаласы булганлыгыннан гына түгел иде бу. Кулга алынган Салаватны һәм Юлайны сорау алырга иң тәүдә нәкъ шушы шәһәргә китергәннәр. Икенче көнебез Татарстанның Журналистлар берлеге бинасында матбугат конференциясе белән башланып китте. Байтак тарихи мәгълүматлар искә төшерелде. Әйтик, Казанда да, Минзәләдә дә Салават һәм аның көрәштәшләре стенага богауланган килеш ябып тотылган биналар сакланган. Казанда ул чакта каземат (төрмә) булган бинада хәзер шәһәр онкология дәваханәсе урнашкан. Ул биналарга мемориаль такталар кую тәкъдиме әйтелде. Салаватның тормышы, көрәше, иҗаты турында Татарстан кешеләре дә яхшы белә, аларда да бу шәхескә багышланган байтак әсәрләр язылган һәм языла. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин, Сәлам Алишев әсәрләре, хезмәтләре. Казанда аның исемен йөрткән урам бар.
Күрше республика Хөкүмәтенең баш референты Равил Хәсәншин безгә шәһәрнең күп кенә тарихи урыннарын күрсәтеп йөрде. Казан үзенең 1000 еллыгына әзерләнә, һәркайда төзелешләр киң җәелдерелгән, борынгы биналар реставрацияләнә, берсеннән-берсе матур мәчетләр, чиркәүләр күккә аша.
Татар мәркәзенә өченче баруымның максаты — Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган чараларны гәзитебездә яктырту иде. Башкортстанннан анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев, халык шагыйрьләре Марат Кәримов, Равил Бикбаев, җырчылар Флүрә Килдиярова, Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән фотохәбәрчебез Наил Акмеев та булды.
Юбилей чаралары иртәннән башлап төнгә кадәр дәвам итте. Эш көне башлануга ук без, өч “Кызыл таң”чы, Татарстан Дәүләт Советына ашыктык. Анда безне күренекле якташыбыз, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе, Роберт Миңнуллин көтә иде. Ул шушы көнгә бәйрәм чараларының программасын, безгә кирәкле мәгълүматларны бирде. Наил безнең өчебезне истәлеккә фотога төшереп алды. Без чыгуга бөек шагыйрьнең Пушкин урамындагы һәйкәле тирәсенә халык җыела башлаган иде. Сәгать унда Президент Минтимер Шәймиев һәйкәл алдына чәчәкләр салып, монда җыелган әдәбият, сәнгать эшлеклеләре, кунаклар белән сөйләшеп, якын-тирәдәге бөтен кешеләр белән кул биреп күрешеп, фотога төште. Аның белән бергә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми кешеләр булды.
Бәйрәмдә катнашучылар бу көнне Кол Гали, Муса Җәлил, Александр Пушкин, Гавриил Державин, Лев Гумилев һәйкәлләренә дә чәчәкләр салды. Ул һәйкәлләрнең кайберләре соңгы елларда гына куелган. Шигърият бәйрәме башланыр алдыннан Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Шагыйрьнең 120 еллыгы билгеләнүне һәм агымдагы елның “Әдәбият һәм сәнгать елы” дип игълан ителүен игътибарга алып, премияләрне гадәттәге өч урынына җиде кешегә бирергә булганнар. Шигърият бәйрәмен Рәдиф Гаташ алып барды.
Опера һәм балет театрында үткәрелгән тантаналы кичәдә Президент Минтимер Шәймиев Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны, әсәрләренең ничәмә буын татар балаларына ана сөте белән бирелүе турында эчтәлекле һәм тәэсирле чыгыш ясады.
Илдус Илешев республикабыз Президентының, Хөкүмәтенең, халыкның сәламен тапшырып болай диде: “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай Башкортстанда ике тапкыр берничә көн генә булган. Мәҗит Гафури белән очрашып, башкорт, татар халыкларының киләчәк язмышы турында әңгәмәләшкәннәр. “Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган... Бу шәһәрнең һавасы йомшак, саулык багышлар булганга, хәвефсезрәк күрәм. Агыйдел буендагы бакчага барып, берничә сәгать агач төпләрендә кырын ятам. Шунда ук кымыз да бар...” Менә шундый язмалар теркәлеп калган Уфадан дусларына җибәргән хатларында. Тукай безнең җиребезне, халкыбызны, җыр-моңнарыбызны бик яраткан. Аеруча ул “Ашказар”ны сорап җырлата торган булган”.
Казанлылар Тукай юбилеена барган безнең шагыйрьләрнең, җырчыларның чыгышларын да бик яратты.
Тагын алты ярым елдан артыграк вакыт үтте. 2012 елның декабрь уртасы. Миңа Бөтендөнья татар конгрессы съезды турында язу йөкләтелде. Зур бер автобуска төялешеп, төнгә каршы юлга чыктык. Тын гына барганда башка төрле уйлар килә. Мәсәлән, менә шундый: Конгресс инде 20 ел эшли, съезды да 5нчегә җыела. Мин татар матбугатына тырышып, намус белән инде 37 ел хезмәт итәм. Делегат булырлык уңышларым юк микәнни? Ә мин әле съездны яктыртырга беренче тапкыр гына барам. Делегат, кунак булып кемнәр йөри икән? Татар халкы өчен тырышучылар, хәстәрлек күрүчеләр дә бардыр. Ләкин ничә процент? Форумга республикабыздан делегат, кунак итеп җибәрелгән кайберәүләрнең исем-шәрифләренә, фотоларына игътибар итсәң, аптырап китәсең. Кайберләре белән булган хәл-вакыйгаларны кызык-мәзәк итеп тә сөйлиләр.
Монысы кешедән ишеткән түгел, күз алдымда булган. Кемдер, бәлки, мондый “вак-төяк”кә игътибар да итмидер...
Венера Мәҗитова 2002 елның ноябрендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 5нче курсында уку белән бергә “Кызыл таң”га эшкә дә керде. Шунда ук аңа Конгрессның тәүге өч съезды делегаты булган бер милләттәшебездән интервью алырга куштылар. Мин булсам аны эзләп чыгып йөгерер идем. Венера алай итмәде, үзе утырган әдәбият бүлегенә чакырып китерде моны. Болар әңгәмәләшә, мин ирексездән колак салам. Венера саф татарча сорау бирә, делегатның җаваплары саф урысча. Вазыйфасы — яшь буын белән эшләү, съездда нәрсәгәдер сайланган да бугай әле. Шул милләттәшебез мин егылып китәрлек сорау бирде: “А на каком языке выходит газета “Кызыл таң”, на русском или на башкирском?”
Бу иптәш кенә түгел, Казандагы съездга моңарчы өч тапкыр барган милләттәш-якташларның байтагы шундый булып күз алдыма килеп басты.
Бишенче съездга 796 делегат, 302 шәрәфле кунак чакырылган, диделәр. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. “Егерме ел эчендә Конгресс халкыбызны берләштерде, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эшләр башкарды, — диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. — Конгресс төрле юнәлештә һәм халыкның барлык катламнары белән эшли. Башкалабызда татар яшьләре, галимнәре, имамнары, авыл эшлеклеләре катнашлыгында форумнар уза. Алар халкыбызда көчле яклау тапты. Мондый очрашуларның файдасы бик зур. Барыбызга да үрнәк булып Русия төбәкләрендәге көчле татар авыллары Урта Әләзән, Шыгырдан, Гали һәм башкалар тормышы тора. Безгә татар дөньясында булган уңышлы тәҗрибәне киңрәк кулланырга кирәк. Татар кешесе, кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Мондый бердәмлек киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә...”
Казанга бишенче сәфәрем шактый истәлекле, куанычлы булды. 2014 елның сентябрь башларында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов миңа Татарстанның мактаулы исемен юллау тәкъдиме белән чыккан. Безнең баш мөхәрриргә килгән, бу фикерне ул да хуплаган. Ул чакта Татарстан матбугатында да саллы гына язмаларым еш басыла иде. Исемне әллә бирәләр, әллә юк, дип, Алик Харис улы мине Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләү хәстәрлеген дә күргән. 17 октябрьдә редакциягә планерка вакытында килеп, ул миңа “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” дип аталган шушы медальне тапшырды.
Декабрь башында баш мөхәррир белән миңа Казанга барырга чакыру килде. Редакция машинасына (шофер Марс Фаткуллин, Благовар егете) утырып, 4 декабрьдә иртүк юлга чыктык. Төшкә барып та җиттек. Анда берничә чара планлаштырылган икән. Татар дәүләт академия драма театрының зур залында үткән “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дигән форумда Русиянең 57 төбәгеннән һәм 25 чит илдән (шул исәптән Австралия, Кытай, Төркия, Латвиядән) 600 татар эшкуары катнашты. Алар дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезне саклап калу гына түгел, матди һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә дә дәүләт һәм бизнес оешмалары башкарган һәм башкарачак эшләр турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов форумны йомгаклаганда татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт салган биш татарга — Русия, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләренә югары исемнәр бирелү турында таныклыклар тапшырды. Шул исәптән җырчы Идрис Кәлимуллинга “Татарстанның атказанган артисты”, миңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелде.
Нәкъ шушы көннәрдә Казанда дөнья күргән “Без — бергә” дип аталган китапның исем туе да булды. Бу басмада илебез төбәкләрендә нәшер ителүче татар гәзитләре, аларның тарихы, редакцияләрнең әлеге хәле, мөхәррирләре турында мәгълүматлар, шушы басмаларда дөнья күргән фәһемле язмалар туплап бирелгән. Җыентыкны төзүчеләр, кыскача кереш өлештән һәм бик матур рәсемнәрдән соң, беренче сүзне (!) “Кызыл таң”чыларга биргән. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов “Кызыл таң”ның үткән юлы һәм бүгенгесе” дигән күләмле мәкалә белән чыгыш ясый. Анда гәзитебез тарихындагы барлык 20 мөхәррир турында биографик белешмә бар. Арытаба Авыргазы районының Исмәгыйль авылында туып-үскән күренекле шагыйрь, Татарстан Дәүләт гимны текстының авторы Рамазан Байтимеров турында минем мәкаләне күчереп басканнар.
Аллаһы Тәгалә әйтерсең лә: “Әй кешем, Казанга син эш буенча байтак йөрдең, кәгазь-каләмеңне калдырып, кунакка кил әле!” — дигән әмер җиткергән миңа. Без милләтпәрвәр эшкуар Рәүф Хәсәновның улы белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның кызының туена чакырылдык. Милләт җанлы, иманлы кешеләргә Җәлил хәзрәт кенә түгел, Рәүф әфәнде дә яхшы таныш. Аның ерак бабалары Казан ханлыгында яшәгән. Көчләп чукындыру башлангач, динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен туган төякләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Хәзерге Миякә төбәгендә тукталып, урман кисеп-туплап, берничә авыл корганнар. Шуларның Җидегән дип аталганында 1952 елда Рәүф туган. 1975 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган егет магистраль нефтьүткәргечләр тармагында үзен яхшы оештыручы итеп таныта, яшьли генә җитәкче вазыйфаларга үрләтелә. 38 яшендә аңа “БАССРның атказанган нефтьчесе”, тагын бераздан “Русиянең нефть сәнәгате отличнигы” исемнәре бирелә. Күгәрчен район үзәге Морактагы нефть кудыру станциясе җитәкчесе, Бәләбәй механика заводы генеральный директоры чагында меценатлык, хәйриячелек үрнәкләре күрсәтеп, татар гимназиясенә, мәчетләргә шефлык итте. Туган авылында мәчет, мәдрәсә һәм андагы имамга йорт салдырды. 12 ел рәттән шул базада тирә-яктан җыелган балаларга башлангыч әдәп, әхлак, дин сабаклары бирү лагере эшләде.
2011 елда Рәүф Хәсәнов гаиләсе белән Казанга күченде. Иске Татар бистәсендәге заманында данлыклы булган һәм күп еллар үтү белән ярымҗимерелгән “Милләт” типографиясе бинасын сатып алды, ремонтлады. Татарлар өчен гаять кадерле булган тарихи бина бүген Нариманов урамын бизәп тора, анда динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче төрле чаралар оештырыла. Туй да шунда үтте.
2017 елның 2-5 августы. Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды тулы дүрт көн дәвамында эшләде. Ул ике юбилейга: Конгрессның — 25 һәм Бөек Октябрь Революциясенең 100 еллыгына туры килде. Делегатлар, шәрәфле кунаклар һәм журналистлар белән бергә анда катнашучылар саны меңнән артып китте. Шул исәптән Башкортстаннан — 100гә якын кеше.
Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында үткән пленар утырышта Президент Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, Конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның һәм башкаларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Съедда Конгресс уставына үзгәрешләр кертелде. Аларга ярашлы, беренче тапкыр Милли Шура составы сайланды. Аның рәисе вазыйфасына Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразыев тәкъдим ителде. Ринат Закиров — аның беренче урынбасары, шул ук вакытта Башкарма комитет рәисе вазыйфасын да үти.
Съездның тәнәфесләрендә, мәдәни чараларда, экскурсияләрдә таныш йөзләр еш очрап торды. Болар якташларыбыз гына түгел. Әнә Нәзифә Кәримова. Күп еллар буе Мәскәүдәге татар зыялылары клубына җитәкчелек итте. Язучы һәм публицист. Университет буенча сабакташым. Аның Мостай Кәримнең килене булуын әйтеп үтү дә артык булмас.
Казандагы зур чараларда һәрчак бергә кайнаша торган Камил Тангалычев. Әле 50 яше дә тулмаган бу каләм остасы байтактан инде “Мордва Республикасының халык язучысы” исемен йөртә.
Өлкән яшьтәге бер ханым җитез генә атлап килә, әңгәмәгә теләп кушыла. Бәй, бу бит Америка татары Рокыя Сафа. 2009 елның августында “Кызыл таң” редакциясендә иркенләп сөйләшеп утырган идек. Әнисенең нәсел тамырлары — Караидел, Бөре, әтисенеке Минзәлә, Алабуга якларыннан. Бер гасыр элек булган революция, Гражданнар сугышы давыллары сабый чакларында ук аларны Ерак Көнчыгышка куалаган. “Мөһаҗирләрнең күпчелеге, озак еллар буе рәсми идеология раслап маташканча, Совет дәүләтенең дошманнары түгел, ә телен, динен, милләтен саклау өчен җан аткан гади халык булган”, — дип ачыклык кертә Рокыя апа. Ул Япониянең Кобэ шәһәрендә туган. 1963 елдан Сан-Францискода яшиләр икән.
Телне, динне, милләтне саклау... Ераклардан килгән (яисә кайткан) татарлар бу сүзтезмәне еш кабатлый. Съездга Кытайдан килгән Торсынбай Галиев та шулай ди. Ул әле яшь кеше. Кытайда туган татарларның дүртенче буыны вәкиле. Саф татарча сөйләвенә таң калырлык. Татарстанның Кукмара районындагы очрашулар вакытында ул шундагы халыкка болай диде: “Без әле монда Казаннан көзге кебек юлдан яхшы машиналарда ике сәгать килдек. Теге заманнарда шушы Кукмара төбәгеннән минем ерак бабаларым Кытайга кадәр җәяү барган. Телне, динне, милләтне саклау хакына...” Чыңгыз Айтматовның әнисе яклап бабалары да шушы Кукмара татарлары. Район музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина мәшһүр язучы белән хәбәрләшүе, аралашуы турында сөйләде, аларның нәсел шәҗәрәсен күрсәтте.
Милләтебез мәркәзенә минем сигезенче сәфәрем. 2022 елның июль ахыры-август башында үткән сигезенче съездга ирле-хатынлы безне шәрәфле кунак итеп чакырдылар. Шуңа да игътибар иттем: Авыргазы районында туып-үскәннәрдән, безнең икебездән башка, тагын алты татар катнашты анда. Болар — Миңнерәис Усманов, Идрис Газиев, Зифа Нагаева, Риф Вәлиев, Марат Сәетов һәм Мөдәрис Сафин. Мондый чараларда мин беренче тапкыр кулга кәгазь-каләм тотмыйча йөрдем. Бу хәл ничектер гадәттәгечә түгел сыман иде. Аның каравы, чын-чыннан кунак булдык, бихисап тарихи урыннарны, шул исәптән Бөек Болгарны тамаша кылдык.
Фәрит Фаткуллин,
“Кызыл таң” ветераны.