+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Көчебез – халыклар бердәмлегендә!

Русия көне – дәүләтчелегебезне, уртак тарихыбызны чагылдыручы төп бәйрәм улРусия көне – илебезнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәм. Ул патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә, Русиядә яшәүче барлык халыкларның какшамас дуслыгын һәм уртак тарихыбызны чагылдыра.

Көчебез – халыклар бердәмлегендә!Көчебез – халыклар бердәмлегендә!
Көчебез – халыклар бердәмлегендә!
1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация” кабул ителде. Бәйрәм буларак ул 1992 елдан билгеләнә башлады, нәкъ шул елның 11 июнендә Русия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Русия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне” карарына кул куелды.

Русия, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек алып, демократик-хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды. Шушы еллар дәвамында Русия Федерациясе, үзенең дәүләтчелек нигезләрен төзеп, зур юл үтте, дөньякүләм танылу яулады, абруй казанды.

2002 елның 1 февраленнән бәйрәм “Русия көне” аталышын алды. Илнең Хезмәт кодексы яңартылганнан соң, Русия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлады. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителгән ял көне булган иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

Русия элек-электән дөньяда алдынгы позицияләрне били. Мәйданы буенча гына да ул дөньяда, Европада һәм Азиядә беренче урында тора.

Төрле милләт вәкилләренең үзара дус яшәвен раслаучы ил дә әле ул Русия. Ил Конституциясендә Русиянең күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Аның территориясендә 190нан артык милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә.

1990 елның 12 июнендә халык депутатларының беренче съездында РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.

Шул ук съездда РСФСР Югары Советы рәисе итеп Борис Ельцин сайланды, ә нәкъ бер елдан, 1991 елның 12 июнендә, Мәскәүдә беренче тапкыр Русия Федерациясе Президенты сайлауларында ул 57,3 процент тавыш җыеп, югары вазыйфага сайланды.

Бүген әлеге бәйрәм ватанпәрвәрлек хисләре белән көннән-көн ныграк сугарыла. Русия көне – милләтләр бердәмлеге, Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык, илнең икътисади, социаль-сәяси һәм рухи үсеше символы. Бүген демократик-хокукый дәүләт төзү, икътисадны, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, яшәешебезнең сыйфатын яхшырту буенча күп эшләнә. Әхлакый һәм рухи кыйммәтләрнең тергезелүе, Ватаныбызның оборона куәтләре һәм дөньядагы позицияләре ныгу – сөенечле күренеш. Кешеләрнең киләчәккә булган ышанычы ныгый, илнең хокукый институтлары һәм гражданлык җәмгыяте үсешә.

...2022 елда илебез тарихында хәлиткеч вакыйгалар булды. 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин, Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң, Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итүен белдерде. Владимир Путин аның бурычы “сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар булган кешеләрне яклау”, дип атады. Аның сүзләренчә, соңгы максат – Донбассны азат итү һәм Русиянең үз иминлеген гарантияләүче шартлар тудыру.

22 февральдә Русия Луганск һәм Донецк халык республикалары белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында икеяклы килешүгә кул куйды.
Аңа кадәр Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Владимир Путинга Украина кораллы көчләре тарафыннан агрессияне кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Үз хатларында алар Русиянең республикаларга ярдәменнән башка гуманитар һәлакәт башланырга мөмкин, дип белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мөрәҗәгатеннән соң илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырылды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга игълан ителгән республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

23-27 сентябрьдә мөһим вакыйга – Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русия составына керү мәсьәләсе буенча референдум узды. Референдумның 100 процент бюллетеньнәрен эшкәртү нәтиҗәләре буенча, Донецк халык республикасында – 99,23, Луганск халык республикасында – 98,42, Херсон өлкәсендә – 87,05, Запорожье өлкәсендә 93,11 процент халык Русия Федерациясе составына керү өчен тавыш бирде.

30 сентябрьдә Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды. Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе Башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Хәзер Русия Федерациясе составында дүрт яңа субъект барлыкка килде. Моңа кадәр 2014 елның 18 мартында Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумын уздырганнан соң, Русиягә тарихи территорияләр әйләнеп кайтты.

Күпмилләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәләндерүче Русия көне — чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен дә зур бәйрәм булып тора. Русия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгәннән соң Башкортстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Русиянең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз Русия төбәкләре арасында лаеклы урын били, ил үсешенә, аның дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертә.

Һәр илнең дәүләт символларын барыннан да элек герб, флаг һәм гимн билгели. Конституцияне кабул итү белән бер үк вакытта 1993 елның 12 декабрендә Русиянең яңа дәүләт символларын эшләү башлана. 2000 елның декабрендә Дәүләт думасы Русия Федерациясенең дәүләт символикасы – герб, флаг һәм гимн турындагы законнарны кабул итә.

Бәйрәмнең төп символларының берсе – Русия триколоры. 12 июньдә аны мәйданнарда, йортларда, автомобиль тәрәзәләрендә очратырга мөмкин, күп кенә русиялеләр Русия дәүләт флагының кечерәйтелгән күчермәләрен балконнарга элә. Теләге булган һәркем мондый проектта мөстәкыйль рәвештә дә катнаша ала.

Илебезнең күпчелек торак пунктларында Русия көне уңаеннан бәйрәм программасының төп өлеше – төрле киңкүләм тантаналар. Эре шәһәрләрдә дә, иң кечкенә бистәләрдә дә бай программа, патриотик акцияләр, халык күңел ачу чаралары уза.

Бәйрәм программасының тагын бер традицион өлеше – Русия Президенты тарафыннан Кремльдә тантаналы шартларда дәүләт премияләрен тапшыру. Бу көнне сәнгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләренә бүләкләр тапшыру традициясе 1995 елдан бирле гамәлдә.

Русия көнендә бөтен ил буйлап тематик тантаналы чаралар уза. Төп чаралар Мәскәүнең Кызыл мәйданында үтә. Ә башкортстанлылар өчен 12 июнь – өчләтә бәйрәм. Бу көнне республика халкы Русия көнен, Салават Юлаевның тууына – 272, Уфа шәһәренә нигез салынуга 452 ел тулуны да билгели.

Русия көне – илебез белән горурланучы, аңа ышанучы, илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тоючы һәркем өчен иң мөһим дәүләт бәйрәме!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас