+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

“Канатлы ат” чакыра!

4 июльдә Дүртөйле районында "Туризм һәм кунакчыллык" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән "Канатлы ат" фестивале узачак. Ул бәрәкәтле Дүртөйле җиренең брендына әверелгән киң колачлы чара.

“Канатлы ат” чакыра!“Канатлы ат” чакыра!
“Канатлы ат” чакыра!
Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Былтыр, мисал өчен, атлы спорт сөючеләрне ул республикабыздан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән дә җыйды.

Мәртәбәле кунаклар арасында Беларусь Республикасы делегациясе дә бар иде. Быел да чара бик матур булмакчы. Ул Дүртөйле районының “Торатау” сабантуй мәйданында узачак. Биредә бәйрәмгә җыелучыларны сәүдә комплекслары, балалар өчен уен мәйданчыклары каршы алачак.

Республикабызның төрле почмакларыннан килгән кул эшләре осталары күргәзмәсе дә җәелдереләчәк. Ат ярышлары тәмамланганнан соң тамашачылар өчен зур концерт оештырылачак.

Бүген Дүртөйледә фестивальгә җитди әзерлек бара. Торатауда сезне мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч бәйрәм көтә. Җәйнең иң чагу чарасыннан читтә калмагыз!

Фото Дүртөйле районы хакимиятеннән.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас