Милләтара татулыкны ныгыту һәм деструктив-мәгълүмати йогынтыга каршы көрәштә уртак алымнар булдыру максатын күз уңында тоткан очрашуда республикабызның барлык муниципаль берәмлекләреннән 250ләп вәкил катнашты. Алар арасында республика дәүләт органнары хезмәткәрләре, милли-мәдәни берләшмәләр лидерлары, дин әһелләре, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, “Ватанны саклаучылар” фонды вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары да бар иде.
Оештыручылар – Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов билгеләвенчә, бүген иҗтимагый оешманың һәрбер муниципаль берәмлектә 70 бүлекчәсе бар. Алар эшне башка оешмалар белән берлектә, кулга-кул тотынышып алып бара.
- Русия һәрвакыт көчле булды һәм халык бердәмлеге аркасында җиңде. Бүген дошман безнең халыклар арасындагы дуслыкны юк итәргә, халыкны дәүләт органнарына каршы куярга тырыша. Әмма гасырлар буена урыслар, башкортлар, татарлар һәм башка йөзләгән халык вәкилләре тыныч яшәгән. Бүген дә без бер гаилә булып, үз телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, дус һәм тату булып яшәвебезне дәвам итәбез. Русия Президенты Владимир Путин билгләвенчә, безнең күпмилләтлелек – ул безнең көч. Әлеге форум белән дә без моның шулай булуын ачык күрсәтәбез, - диде Заһир Әхсән улы.
Чара бай эчтәлекле булды. Пленар өлештә экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре республикада экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору системасы; 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге; СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен реабилитацияләү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе безнең көчнең күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә булуын һәм киләчәктә дә үзара бердәмлекне саклау мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Шулай ук форумда бүләкләү тантанасына да урын бирелде. Күп еллар дәвамында милли-мәдәни эшчәнлектә актив катнашкан, республикада төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертән бер төркем активистларга төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә бар иде.
Эш программасы чикләрендә “Ватанны саклаучылар” фонды республиканың җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куйды.
Форумның ахырында җыелучылар бертавыштан провокацияләргә бирешмәскә, күп гасырлык дуслыкны истә тотарга һәм туган республиканың, бөтен Русиянең киләчәген бергәләп якларга өндәгән “Башкортстан халыкларына мөрәҗәгать” кабул иттеләр.
Бүген “Бердәмлектә – көч!” форумының беренче этабы узды, икенче өлеше исә республикабызның район һәм шәһәрләрендә август-сентябрь айларында үтәчәк. Алар да, һичшиксез, Башкортстанның киләчәк үсешенә, халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертер, уртак максатларга ирешү юлларын ачарга ярдәм итүче чаралар булыр, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.