+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
14 февраль 2023, 05:30

Илеш ягы – ныклы төбәк, уңган, эшчәннәр ягы

Районда 1200 баш савым сыерына исәпләнгән заманча терлекчелек комплексы төзелеше җәелдереләчәк.

Илеш ягы – ныклы төбәк, уңган, эшчәннәр ягыИлеш ягы – ныклы төбәк, уңган, эшчәннәр ягы
Илеш ягы – ныклы төбәк, уңган, эшчәннәр ягы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районына эш сәфәре вакытында республиканың көнбатыш районнары һәм авыллары хакимиятләре башлыклары белән зона киңәшмәсен үткәрде. Көн тәртибенә территорияләрнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре куелды.

Фикер алышуларда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, шулай ук Бакалы, Бүздәк, Илеш, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнары авыл Советлары җитәкчеләре – барлыгы 100дән артык кеше катнашты.
Киңәшмә алдыннан Радий Хәбиров “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча сатып алынган муниципаль техника күргәзмәсен карады, шулай ук, Илеш фермерлары җитештергән продукция белән танышты. Эшкәртүчеләр һәм авыл хуҗалыгы кооператорлары белән аралашканда Радий Хәбиров республикада эшкәртү сәнәгатенә ярдәм программасы эшләвен билгеләп үтте. Предприятиеләр вәкилләре техника һәм җиһазлар сатып алуга субсидияләрдән файдалануын әйтте. “Бу, үз чиратында, безгә яңа үсеш баскычына чыгарга мөмкинлек бирде”, – диде алар.
Илеш районындагы Башкортстан аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров уку йортын урта махсус уку йортларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертү мөмкинлеген карауны сорады. Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына колледжны модер­ни­зацияләүне республика программасына кертергә кушты.
Башкортстан Башлыгы киңәш­мәдәге чыгышында авыл хакимият­ләре җитәк­челәренә заман сынаулары шартларында бердәм эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
— Без сезнең белән — бик мөһим бурычларны үти торган зур бер команда. Нәкъ менә сез, хөрмәтле башлыклар, кешеләр белән аралашасыз, иң борчыган мәсьәләләрдә халыкка ярдәм турында беренче карарларны кабул итәсез. Республикадагы икътисади һәм социаль-сәяси өлкәнең торышы сезнең эш сыйфатына бәйле, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безгә соңгы чорда җиңел булмады. Без коронавирус инфекциясе белән көрәштек, Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаи­ләләренә ярдәм итәбез. Бу зур эшегез өчен һәрберегезгә рәхмәт. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә­ләре турында даими кайгырту ­ки­рәк­­леген аеруча ассызыклап үтәсем килә.
Идарә командасының мөһим казанышларыннан төбәк җитәкчесе Башкортстанның икътисад тармак­ларының тотрыклы үсешен атады.
— Әлеге катлаулы чорда безнең республика шактый актив үсеш кичерә. Зур инфраструктура проектларын тормышка ашырабыз. Әйтик, Илеш районы аша М-7 федераль трассасының яңа участогы уза. Ул әлеге трас­саның дублеры — Татарстан чигеннән Башкорт­станның Илеш районы террито­риясендәге Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән (Дүртөйле районы) авылларын урап уза торган 65 чакрымлы яңа юл. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелүче Мәскәү – Казан – Екатеринбург М-12 тизйөрешле магистраленең бер өлеше булачак, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы урыннардагы хакимият органнары алдында торган актуаль бурычларны да билгеләп үтте. Радий Хәбиров якын киләчәктә зур сәяси вакыйгалар көтелүен искәртте. Быел Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм 700дән артык авыл Советына сайлаулар узачак. Ә киләсе елда Русия Президентын һәм Башкортстан Башлыгын сайлау көтелә.
— Болар — җитди бурычлар. Әлеге чараларны әзерләүгә һәм үткәрүгә мөмкин кадәр җаваплы карарга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, авылларда социаль әһәмияткә ия проект­ларга ярдәм турында сөйләде.
— Без муниципалитет­лары­бызның тигез үсешен тәэмин итәргә тырышабыз. Быел районнарда бик хуплап кабул ителгән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын финанслауны 200 миллион сумга арттырдык. “Атайсал” республика проекты үзен яхшы яктан күрсәтте. Һәм агымдагы елны без “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан иттек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

***

Арытаба Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак булган Илеш яугирләре Марат Мостафин, Рөстәм Җиһаншин, Илгиз Сәйфуллин, Эльвир Якупов һәм Альберт Абдуллин гаиләләре белән очрашты.
“Кайгыгызны уртаклашам, сез чын ир-егетләр, патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләгәнсез, алар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Белүегезчә, махсус хәрби операция барган терри­торияләрдә бездән өч ирекле батальон, мобилизацияләнгән егетләр һәм контрактчылар сугыша. Улларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Безнең төп бурычыбыз – аларны онытмау, батырлар истәлеген саклау, аларның әти-әниләре, гаиләләре һәм балалары турында даими кайгыртучанлык күрсәтү”, — диде Радий Хәбиров, Зөлфирә Мостафинага (Марат Мостафинның әнисе), Флүрә Хәерт­диновага (Рөстәм Җиһан­шинның әнисе), Фәнүзә Хәсбиевага (Илгиз Сәй­фуллинның әнисе), Тәнзилә һәм Тәлгать, Юлия Якуповаларга (Эльвир Якуповның әти-әнисе һәм тол хатыны) мөрәҗәгать итеп.
Башкортстан Башлыгы һәлак булганнарның ата-аналарына республика кардиоүзәгендә дәвалау һәм реабилитация курсын узарга тәкъдим итте, анда алар өчен махсус программа эшләнүен һәм барлык шартлар да булдырылуын билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә Шәй­моратов орденын тапшырды.
“Без район хакимияте һәм авыл Советлары тарафыннан даими кайгыртучанлык тоябыз, үтенечләребез шунда ук үтәлә, якташларыбыз – илешлеләр дә безне ярдәмнән ташламый. Сезгә шәхси ярдәмегез һәм җылы мө­нәсәбәтегез өчен рәхмәт”, — диде һәлак булган каһар­маннарның әниләре.

***

Башкортстан Башлыгы Илеш районына сәфәре вакытында 1200 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү мәйданчыгында булды. Проект 1,3 миллиард сум инвестиция таләп итәчәк, ул 2021 елның сен­тябрендә республиканың өстенлекле проектлары исемлегенә кертелгән иде.
Радий Хәбиров җитештерелгән сөтнең кая сатылачагы, шулай ук терлек азыгы хәзерләү өчен җир мәйданнары мәсьәләсе белән кызыксынды. МТС вәкилләре сүз­ләренчә, сөтне эшкәр­түчеләргә озату, терлек азыгы хәзерләү буенча проблемалар юк.
Әйтергә кирәк, Илеш районы сөт җитештерү буенча республикада икенче урында тора, узган ел район хуҗа­лыклары 50,4 мең тонна сөт җи­тештергән.

***

Радий Хәбиров районның Әшмән авылындагы “Орленок” сәламәтлән­дерү лагеренда да булды.
Лагерьны модернизацияләүнең башлангыч этабы 2021 елда башкарылды, биналарның бер өлешен ремонтладылар һәм матди-техник базаны ныгыттылар. “Башнефть” компаниясе ярдәме белән учреждение территориясендә 216 урынга исәпләнгән йокы корпусы төзелде.
Лагерьда физкультура-спорт, интеллектуаль, сәнгать, музыкаль, хәрби-патриотик юнәлештәге тематик сменалар оештыру каралган. Дәресләр уздыру өчен район мәктәпләренең һәм югары уку йортларының, шулай ук “Аврора” талантларны үстерү үзәгенең әйдәүче укытучыларын җәлеп иттеләр. Мәктәп укучыларын олимпиадаларда катнашырга да әзер­лиләр, инглиз телен дә өйрәтәләр.
Лагерь директоры Азамат Минһаҗев узган җәйдә биредә 1150 укучы, шул исәптән Луганск Халык Республикасыннан 300 бала ял итүе турында сөйләде. Быел монда Донецк Халык Республикасы балалары ял итәргә киләчәк.
1 июньнән “Орленок” ел әйләнәсе форматында эшли башлаячак.
Радий Хәбиров Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга лагерь өчен яңа физкультура-сә­ла­мәт­ләндерү комплексына заявка әзерләргә, быел аны проектлаштыруга керешергә, ә киләсе елда төзелешне башларга кушты.

***

Башкортстан Башлыгы Югары Яркәй авылындагы 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булды. Уку йорты бинасы 2000 елда төзелгән булган. Аны узган елда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасы буенча модернизацияләделәр. Радий Фәрит улы сыйныф бүлмә­ләрен, ашханәне, җыелышлар залын һәм медпунктны карады.
Бу мәктәптә барлыгы 500дән артык бала белем ала. Аның базасында “Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәге, шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге кадет сыйныфлары булдырылды. Кадетлар хәрби хезмәт нигезләре буенча белем һәм күнекмәләр, шулай ук патриотик тәрбия ала.
Былтыр, шулай ук, учреж­дениенең матди-техник базасын ныгыттылар. Бу максатларга 122,7 миллион сум юнәл­телгән. Радий Хәбиров ремонтның яхшы сыйфатлы итеп башкарылуын билгеләп үтте һәм укучыларга яхшы укуларын теләде.
— Бүген Русия Президенты Владимир Владимирович Путин башлап җибәргән капремонт програм­масының урта белем бирү өлкә­сендә иң яхшы башлан­гычларның берсе булуын барысы да аңлый, – диде Башкортстан Башлыгы. — Узган елда 63 мәктәпне ремонтладык, быел тагын 77 мәктәп яңартыла.
Радий Хәбиров, Илеш районына эшлекле сәфәренә йомгак ясап, болай диде:
— Бу — бик ныклы муниципалитет. Биредә табигать матур, кешеләр эшчән, социаль инфраструктура яхшы үсеш алган. Без районнарга барганда һәрвакыт республика тарафыннан урыннарга нинди ярдәм күрсәтеп булу турында уйлыйбыз. Бүген, мәсәлән, без районның 2нче спорт мәктәбендә бассейнга капиталь ремонт ясау турында килештек, юллар белән шөгыль­ләнәчәкбез. Барлык мәсьә­ләләрне дә акрынлап хәл итәчәкбез.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас