

Чыннан да, Иске Гомәр авылында игелекле һәм ярдәмчел кешеләр күп. Әлеге катлаулы чорда алар берләшеп, безнең имин һәм тыныч тормышыбыздан ерак булган яугирләргә ярдәм итә. Бу көннәрдә алар балавыздан блиндаж шәмнәре ясау ниятен белдергәч, күпләр чимал белән ярдәм итәргә теләк белдерде. Әйтик, Кушнаренкодан Гыйззәтуллина Татьяна бу эш өчен берничә килограмм балавыз бүләк итте.
Бу солдатларның әниләреннән, хатыннарыннан, туганнарыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән шундый "җылы сәлам" булачак.
Тимер банкаларга кисеп ясалган картон тутыралар һәм аны парафин яисә балавыз белән каплыйлар. Активистлар әйтүенчә, мондый шәмнәр артык төтенләми. Ә җылылыкны сәнәгать ысулы белән ясалганнарга караганда күбрәк бирә. Хәрби хезмәткәрләр блиндаж шәмнәренең алар өчен алыштыргысыз әйбер булуын билгели.
Бу шәмнәр ярдәмендә безнең сугышчылар үзләре җылына, ризык җылыта, су кайната ала, алар - блиндажларда яктылык чыганагы да. "Шәмнәребез егетләрне җылытсын һәм сакласын иде", - ди аларны ясаучылар.
Шушы көннәрдә шәмнәр белән посылкалар Кушнаренко авылындагы штабка тапшырылачак, аннан аларны СВОда катнашучыларга җибәрәчәкләр.
«Аек авыл» проекты Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.