+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
21 март 2023, 09:15

Караиделнең игелекле улы

Отставкадагы очучы Рафаил Ягафәров үзеннән соң һәркем өчен файдалы эшләр калдырырга тели.

Караиделнең игелекле улыКараиделнең игелекле улы
Караиделнең игелекле улы

«Ярдәм — игелекле эшләр вакыты» проекты герое, Уфадан отставкадагы гражданнар авиациясе очучысы Рафаил Ягафәров һәр язда туган ягы - Караидел районының Караяр авылы урта мәктәбенә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашырга һәм аларга бүләкләр тапшырырга "Соңгы кыңгырау"га килә.

37 ел очу стажы булган беренче класслы очучы гомер буе күкләр турында хыялланган, һәм хыялын тормышка ашырган. Очу стажы, уку елларын да исәпләсәк, 40 ел тәшкил итә! 2011 елда 13 000 сәгать очыш белән пенсиягә чыга.

Рафаил Габдрахман улы «Башкортстанның вертолет авиациясе тарихы» китабын яза. Аны май аена кадәр Гражданнар авиациясенең 90 еллыгына чыгарырга ниятлиләр.

Безнең герой шулай ук туганнары белән җәй көне Абдулла авылында репрессияләнгәннәр истәлегенә обелиск ачарга җыена. Расланган исемлекләр буенча бу биш кеше, рәсми булмаган исемлекләр буенча алар күбрәк. Рафаилның картәтисе дә репрессияләнә. Алты ел сөргендә була. 1937 елда аның ике улын кулга алалар һәм атып үтерәләр.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас