+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
22 март 2023, 08:00

«АтайсалSchool»да укучылар да катнаша

Уфада 2нче күппрофильле "Смарт" республика полилингваль гимназиясендә "Атайсалschool" проекты эшли башлады.

«АтайсалSchool»да укучылар да катнаша«АтайсалSchool»да укучылар да катнаша
«АтайсалSchool»да укучылар да катнаша
Проектның максаты - гимназиягә битараф булмаган фикердәш укучыларны эзләү.

Проектта катнашу өчен укытучы-остаз һәм Укучылар советы әгъзалары җитәкчелегендәге командалар чакырыла. Җиңүче команда үз башлангычын тормышка ашыру өчен 500 мең сум грант алачак.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны Башкортстанда "Кече ватан өчен файдалы эшләр елы" дип игълан итте. Укучыларыбыз өчен Туган ил - безнең гимназия, монда алар үсешә һәм белем ала. Проект кысаларында 7-11 сыйныф укучылары мәктәп инфраструктурасының яңа объектларын булдыру яисә булганнарын үстерү, укыту-тәрбия эшен яхшырту буенча үз башлангычларын тәкъдим итә ала, - ди гимназия директоры Наил Әминев.

Мәгариф учреждениесе җитәкчесе сүзләренчә, «АтайсалSchool» проектында катнашу теләген 6 команда белдергән. Укучыларның планнарында мәктәп музее, спорт зонасы, релакс мәйданы булдыру, шулай ук музыка һәм биология кабинетларын җиһазландыру. Проектларны яклау бүген үк булачак.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас