+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
31 март 2023, 01:38

“Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!”

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында мөселманнарның Яңа ел бәйрәме – Нәүруз гөрләде.

“Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!”“Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!”
“Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!”
Тумышы белән шул яклардан бул­ган билгеле фольклорчы Риф Мөхәм­мәт­җановның нәкъ шушы авылда язып алынган такмазасында мондый юллар бар:

– Нәүруз, Нәүруз,
Кая киттең?
– Киттем урам буйлап,
Хуҗалардан аш-су юллап.
– Нәүруз, Нәүруз,
Моңарчы кайда идең?
– Ялан-кырда идем,
Инде сезгә килдем...
 
Бу көнне көтеп алган бәйрәм янә халык арасына килде. Ул Усман-Ташлы мәдәният йорты һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе алдындагы мәйданны кояш нурларына күмде, җыр-бию, күңелле уеннар белән гөрләде, иң тәмле милли ризыклар, самавыр чәе белән сыйлады.
 
Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының урындагы бүлекчәләре, Ярмәкәй районы хакимияте аны мавыктыргыч бәйге итеп тә оештырган. Җыелучылар иң бай милли ризыклы табын әзерләүдә һәм иң тәмле табикмәк пешерүдә көч сынашты. Бүздәктә – “Бәлешфест”, Ярмәкәйдә – “Табикмәк фест”!
 
Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов әлеге башлангычны чын күңеленнән хуплады, бәйгеләрдә катнашучылар белән шәхсән күрешеп чыкты, ә соңыннан инде бик рәхәтләнеп җиңүчеләрне бүләкләде.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәйдан “капкасы” янында ук “Ак калфак” оешмасының Ярмәкәй бүлекчәсе табыны каршы алды. Аның җитәкчесе Тәнзилә Ханнанова кунакларны үзе сыйлады. Табын уртасында – әлбәттә, кояш кебек түм-түгәрәк, тәмле ит бәлеше. Аны хуҗабикә үзе пешергән. Ә оешманың гүзәл затлары әзерләгән башка тәгамнәрне санап бетерерлек түгел – гөбәдия, казылык, тутырма, кыстыбый, урама, кызыл эремчек белән катык... Бу төбәккә генә хас җәймә, юка (аны табикмәкнең “баласы” дип аңлаттылар) аерым игътибарга лаек.
 
Гомумән, һәр өстәлнең бер үзенчәлеге бар иде монда. Иске Сүлле осталарының “Казан” бөкресе, Кулбайлыларның – көлчә, балан бөкресе, Иске Турайдан – балан бәлеше, Яңа Турайдан – төсле розалар кебек итеп ясалган манты, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының төбәк бүлекчәсеннән – телеңне йотарлык каз һәм бавыр табикмәге, Гапкәримлеләрнең – авызда эреп торган баллы бавырсагы, Усман-Ташлыдан янә бөдрә бәлеш, Яңа Шахтан, Иске Шахтан санап бетергесез милли бизәкле ризыклар яныннан беркемнең дә китәсе килмәгәндер. Иске Шахтан Рәмилә Ямалетдинова үз янына шигырь юллары белән “кадаклап” куйды:
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына – чәк-чәк,
Бавырсак һәм кош теле,
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
– Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
 
Ашыга булды мы соң инде?! Бу кадәр тәмле, ямьле урыннан бер дә китәсе килми. Өстә санап үтелгән һәр ризык төренә янә аерым бер шигырь дә язылган, җитмәсә...
Суккул авылы уңганнары әзерләгән табын янында да шигъри юллар яңгырады. Аны шушы авылның бик хөрмәтле кешеләренең берсе – 79 яшьлек Фәридә апа Солтанова укыды. Заманында сатучы да булган, башка өлкәләрдә дә хезмәт куйган биш бала анасының нурлы йөзенә карап кына торасы килә, аның 10-15 строфалы шигырен истә калдыруына сокланасың. Ә ул һәркем өчен газиз булган әнкәй табынына багышланган иде.
“Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгеннән килгән гүзәл затлар да шигъри сүзгә дә, “Туймазы җәүһәрләре” ансамбле белән бергә матур җырга да, тәмле милли ризыкка да осталыкларын күрсәтте. Аларның табын түрендә нәкъ авылча – колмаклы чүпрәдән пешерелгән ипи нурлана иде. Аның янындагы тәгамнәрне санап бетерерлек түгел. Кызыл эремчекләре дә үзгә – башкаларныкына караганда аксылрак, сусыл, табикмәкләре исә манный ярмасыннан күпереп пешкән, калын, челтәр кебек тишекле.
 
Туймазы кунаклары катнашуы әлеге чараны муниципальара итсә, Татарстанның Баулы районыннан килгән кунаклар аңа төбәк-ара дәрәҗә өстәде. Алар арасында искиткеч тавыш һәм моң иясе Римма Яруллина да бар иде. Ул Ярмәкәй чишмәләреннән моң алган композитор Рәис Ханнанов иҗат иткән җырны башкарды. Аны автор үзе чыгып сәламләде.
Тәнзилә белән Рәис Ханнановлар – чыннан да, бу төбәкнең асыл затлары. Алар берьюлы ике иҗат коллективын җитәкли – кызларның вокаль, егетләрнең гармунчылар ансамбльләре бәйрәмнең иң чагу бизәге булды. Алардан район үзешчәннәре дә калышмады, билгеле. Соңгы елларда районның иҗади коллективлары тормышында аеруча җанлылык сизелә, монда осталык та, төрлелек тә, күпмилләтле халыкның үз мәдәни тамырларына тугры булуы да сокландыра.
 
Кирәк чакта тиз генә оешып, матур эшкә берләшеп ала алар. Усман-Ташлыдагы Нәүруз бәйрәмен оештыру да шулай булган.
– Бу чараны Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы планына кертүгә үзебезнең Ханнановлар этәргеч булды, – дип сөйли конгрессның урындагы бүлекчәсе рәисе Айгөл Мөхәммәтшина. – Авыл халкы, иҗади коллективлар идеяне күтәреп алды, район хакимияте һәм “Байрак” хуҗалыгы рәисе Марат Садрыев ярдәм иттеләр, “күкләр концеляриясе” дә безгә кояшлы көн җибәрде. Шулай итеп бәйрәмебез уртак көч белән бик яхшы килеп чыкты.
Айгөл Фатыйх кызы Усман-Ташлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта, шунда ук директор булып эшли, иҗтимагый тормышта кайный, үзе артыннан укучыларын, хезмәттәшләрен, авыл халкын ияртә. Ни дисең, әфарин аңа!
 
Бәйрәмнең йөзек кашы булган “Нәүруз гүзәле” бәйгесендә дә мәктәп укучылары катнашты. Алып баручы Регина Равилова аларның һәрберсенә сүз бирде, ә гүзәлләр үзләре белән таныштырды, һөнәрләрен күрсәтте. Шунысы куанычлы: туташлар туган телдә бик матур сөйләшә, бер-берсе белән дә татарча аралаша. Ә бәйгедә Туймазы педагогия колледжында укучы Аделина Әхтәриева җиңде. Аның остазы Рәйхана Галләмова үзе дә бәйрәмнең бизәге булды – ул якташларына музыкаль күчтәнәч алып килгән, укучысын да лаеклы әзерләгән иде.
 
– Балаларга нотык сөйләп, туган телгә мәхәббәт тәрбияләп булмый, бу эштә менә бүгенге кебек бәйрәмнәрнең бәясе искиткеч югары, – ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Ханнанова. – “Нәүруз” бәйрәме киләчәккә ышаныч уята, быел да игеннәр уңар, бәбиләр туар, Сабантуйлар гөрләр, туган ягыбыз гөл-чәчәккә күмелер дигән ышаныч белән яшәргә көч бирә.
 
Аның сүзләрен бәйрәмнең төп хуҗабикәсе Нәүрузбикә дә куәтләде. Аның образын бик җанлы итеп Диана Равилева гәүдәләндерде. Җыелучылар аңа сораулар яудырды:
– Җил каян исә?
– Болыт белән Кояш арасыннан.
– Язның башы кайда?
– Кар өстендә чәчәк аткан умырзаяда.
– Җәй ничек була?
– Җәйнең ничек килүе язның бер көненнән тора. Язгы чәчү көнне йоклап үткәрмәсәгез, җәй дә, ел да бәрәкәтле килер.
 
Аның бу фаразын бирегә җыелучылар “Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!” – дип дәррәү хуплады.
Нәүруз мөбарәкбад! Нәүруз мөбарәк булсын! Киләсе елларда да бу сүзләрне кабатларга өмет итеп, ярмәкәйлеләргә бәйрәм өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Резида ВӘЛИТОВА.
 
Энҗе ШӘФЫЙКОВА коллажы.


 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас