+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
13 апрель 2023, 13:19

Бер максат белән бәйләнгәнбез!

Узган атнада Ярмәкәй районының мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең район оператив штабы тарафыннан маскировка челтәрләрен үрү «производствосын» җайга салу буенча зур эш башкарылды.

Бер максат белән бәйләнгәнбез!Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!

Хәзер бу юнәлештә чын конвейер эшли. Кемдер - кисеп, икенчеләре - үреп, өченчеләре - тасмаларны кисеп, дүртенчеләре үреп тора. Үрү нокталары өч торак пунктта урнашкан: Тарказы, Суккул, Ярмәкәй авылларында. Эштә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да катнаша. Барлык челтәрләрне апрель ахырында җибәрер өчен үрергә кирәк, шуңа күрә эш кайнап тора.

“Сәламәтлек” төркемендәге хатын-кызлар челтәр җитештерә. Бүгенге көндә алар инде 16 челтәр үргән. Мәсәлән, Люция Никифорова 5 челтәр үргән, Рафаэль һәм Алия Әюповлар – 5, Фирдус Шәрәфетдинов – 3, Рәмис Шәйганов – 2.

Шулай ук маскировка челтәрләренә тасмалар кисү буенча да эш бара. Эшне Зөлфия Шәйганова белән гамәлгә куйдылар. Ул - профессиональ тегүче. Барысын да вакытында тәмамлар өчен ике көн дәвамында эштән соң өйдә тасма кистеләр. Нуриман Сабиров һәм Рәхилә Маннапова кисүдә ярдәм итәләр. Дисклы пычак ярдәмендә эш тагын да җиңелрәк һәм тиз бара. Безнең үтенеч буенча район хакимияте башлыгы Илшат Райманов аны Уфадан алып кайтты. Мондый пычак 12 мең сумнан артык тора.

Кичә инде беренче челтәр ясый башладылар. Барысы да әйбәт килеп чыгачак! Дөрес әйтәләр, осталык тәҗрибә белән килә.

Осталар арасында чын профессионаллар да бар инде! Роза Халикова һәм Светлана Райманова үзләре генә үреп калмый, параллель рәвештә яңа килүчеләрне дә укыталар. Штаб үтенече буенча РОВД Ветераннар советы Марат Сәлимов җитәкчелегендә тагын бер челтәр үрү станогын ясады, анда өлкән яшьтәге хатын-кызларга эшләү уңайлырак булачак. Элек алар өч станок ясаган иде инде. Шуңа күрә эш урыны һәркемгә җитәрлек. Барлык теләүчеләрне дә бу игелекле эшкә кушылырга чакырабыз.

Энҗе Шәфыйкова, муниципалитетның Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү оператив иҗтимагый штабы җитәкчесе.

Автор фотосы.

Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Бер максат белән бәйләнгәнбез!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас