

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Якташлык көче» форумының пленар утырышында белдерде. Аның сүзләренчә, бүген буыннар бәйләнешен саклау, нык һәм бердәм булу бик мөһим.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген бөтен республика сугышчыларыбызга ярдәм итә, бу вакыт эчендә Донбасска һәм СВО зонасына 71 гуманитар конвой җибәрелгән. Һәр көн кешеләр мобилизацияләнгән Башкортстан батальоны егетләре өчен тепловизорлар, коптерлар, прицеллар, окоп шәмнәре, рацияләр, бал, шоколад алып килә, безнең хатын-кызлар алар өчен кием тегә, маскировка челтәрләре үрә.
"Мин бу гуманитар конвойларны формалаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтлемен. «Башнефтегеофизика» генеральный директоры Рөстәм Адиевка аеруча рәхмәт әйтәсем килә, ул беренче көннәрдән үк безнең батальоннарга ярдәмгә кушылды, аларга дистәләгән техника җибәрде. Севастопольдә яшәүче якташыбыз Алина Марьинаны да билгеләп үтәсем килә. Ул беренче булып, күңел чакыруы буенча яраланган сугышчыларга ярдәм итә башлый һәм хәзер госпитальләрдә чын терәк булып тора. Үз акчаларын күчергән, сугышчыларыбыз өчен "Уазик"лар сатып алган, мич-буржуйкалар тапшырган һәркемгә рәхмәт. Бу безнең гомум җиңүгә керткән өлешебез.
Мин сезгә шулай ук прапорщик Артур Галиев турында сөйлисем килә, ул СВО зонасында сугыш хәрәкәтләре вакытында кулын югалта. Без аның белән күптән түгел генә очраштык һәм ул сайт һәм махсус чат булдырганлыгын сөйләде, алар аша ул гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Ул 21 яшендә күп нәрсәне күргән герой", - диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, «Атайсал» проекты якташларыбызның тормышын сүздә генә түгел, эштә дә җайга салу буенча ихлас патриотизмны күрсәтте. Хәзер безнең җәмгыятьтә бердәмлеккә ихтыяҗ зур. "Без сезнең белән бергә яхшырак һәм көчлерәк булабыз һәм Геройлар чорында яшәвебез белән горурланачакбыз. Атайсал минем өчен - минем туган Башкортстаным", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы шулай ук «Атайсал» проектында актив катнашучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: башинформ