

Алар әкренләп туган авылларына ярдәм итә башлый.
Бу эштә район музее җитәкчесе Гүзәл Хәмитова башлап йөри. Бүген "Атайсал" форумына ул иң актив якташлары белән килгән иде. Шуларның берсе - Равил Гыйззәтуллин, Толбазы авылы егете, отставкадагы полковник, ул район һәм авыл халына бик игелекле эшләре белән билгеле. Толбазы авылы мәктәбенең 55 еллыгын үткәрүгә, юл ремонтлауга зур ярдәм күрсәткән. Әле, Уфа шәһәре Советы депутаты Юлай Моратовның ярдәмчесе буларак, СВОга гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль.
"Халыкны беркем дә мәҗбүр итми, кем никадәр булдыра, шулкадәр ярдәм күрсәтә", - диде ул. Моратов шундый гумвонвойны инде 7 тапкыр СВО зонасына илткән.
Районга зур ярдәм күрсәткән меценатлар арасында Альберт Әхмәтшин, Салават Дәүләтов, Алик Гыйләҗев, Николай Ляпустинның исемнәре дә аталды. Соңгысы Ямское авылында часовня салдырган. Проектка 1 миллион сумнан артык акча тотынган. Николай Ляпустинның әнисе шушы авылдан, улының игътибарын авылда гыйбадәтханә юклыгына юнәлткән. Часовняны былтыр өч айда салып куйганнар.
Николай Васильевич - Матвеевка авыл Советы депутаты, фермер. Депутат буларак, ул авыл халкының һәр үтенечен үтәргә тырыша. "Атайсал"да ул беренче тапкыр гына катнашмый. Шулай ук, Иске Баскаклы авылы клубы түбәсен ябарга ярдәм иткән. Гомумән, ул күңеле белән авылга береккән кеше, игелекле эшләре белән тирә-якта киң билгеле шәхес.