+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Проблема бар икән, хәл итәчәкбез!"

Уфада үткән "Атайсал" форумы республикага гына түгел, илебезнең төрле почмакларына таралган якташларны җыйды.

"Проблема бар икән, хәл итәчәкбез!"
"Проблема бар икән, хәл итәчәкбез!"
Шулардан иң танылганы Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булгандыр. Ул Тәтешле районында башкарган эшләре, моңа кадәр ел саен үткәрелеп килгән 50шәр мең кеше җыйган сабантуйлар турында сөйләде, "Татарстанда яшәсәм дә, мин Башкортстан кешесе", - диде һәм "Атайсал" форумы өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

Тагын бер катнашучы - "Межрегиональный ТранзитТелеком" предприятиесе генеральный директоры Рамил Биккуҗин. Ул Әбҗәлил районының Төньяк авылы турында сөйләде. Бүген ил башкаласында яшәүче Рамил эре компаниядә генә эшләми (МТСның бүлендек структурасы), ә Мәскәү башкортлары хәрәкәтендә актив катнаша, күп кенә кызыклы һәм зур чаралар оештыра. Уфага спикер ролендә генә түгел, ә "Атайсал" проектын җентекләбрәк карарга килгән. "Бәхет - син бернәрсә дә көтмичә, риясыз берәр нәрсә биргәндә һәм эшләгәндә", - дип ассызыклады үзенең чыгышын тәмамлап, Рамил Биккуҗин.

Кырмыскалы районының Подлуб авылында туган Михаил Малюшин бүген Якутиядә яши. Аның 6 баласы, 12 оныгы бар. Гаилә Башкортстаннан ул бик бәләкәй чакта күченеп китсә дә, туган төбәген онытмый, елына берничә тапкыр кайтып ярдәм итеп тора. Беренче ярдәмен ул 2007 елда ук күрсәткән: авыл командасы өчен спорт кирәк-яраклары сатып алган. Аннары авыл мәктәбен ремонтларга ярдәм иткән, анда китаплар, җиһазлар сатып алган. Китапханәгә капиталь ремонт эшләгән. Ә авыл клубы өчен меценат креслолар, техника сатып алган, сәхнәне яңарткан. Балалар бакчасында тәрәзәләр алыштырылган. мебель алынган.

Аның ярдәмендә кече Ватаны турында берничә китап дөнья күргән. "Кырмыскалы районы - минем өчен туган төбәк. Шуңа күрә проблема һәм аны хәл итү мөмкинлеге бар икән, димәк, хәл итәчәкбез", - диде ул.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: