

Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Чарада 2021 елда төбәк җитәкчесе башлангычы белән старт алган “Атайсал” проекты нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу көнне конгресс-холл фойесында берьюлы берничә күргәзмә эшләде, аларда муниципалитетларда тормышка ашырылган “Аек авыл” республика конкурсында катнашучыларның игелекле эшләре һәм проектлары, шулай ук “Башкортстан продукты — үзебез җитештерәбез!” билгесе белән кече һәм урта бизнес продукциясе күрсәтелде.
Төшкә кадәр тематик “түгәрәк өстәл”ләр һәм секцияләр эшләде, анда катнашучылар “Атайсал” проекты аша якташлык хәрәкәте үсеше перспективалары, үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү, мәдәни мирасны һәм традицияләрне саклау турында фикер алышты, СВОда катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты, Башкортстанда меценатлар һәм эшкуарлар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң әһәмиятле игелекле эшләрне тәкъдир итте.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев билгеләвенчә, 2021 елның 1 мартыннан агымдагы елның 28 апреленә кадәр “Атайсал” проекты порталында 17,8 мең гариза урнаштырылган. Вакыйгалар, акцияләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр үткәрү башлангычлары 6,5 мең гариза белән алда бара. Моннан тыш, проектларның шактый өлешен йортларны һәм иҗтимагый киңлекләрне ремонтлау һәм төзекләндерү, шулай ук китаплар чыгару һәм китапханәләрнең китап фондын тулыландыру, сәнгатькә, кинога, әдәбиятка һәм журналистикага ярдәм итү тәшкил итә.
“Атайсал” проекты 4,6 меңнән артык меценатны берләштергән, алар кече Ватанга ярдәмгә 1,2 миллиард сумнан артык акча юнәлткән. Заявкалардан 16,5 мең башлангыч гамәлгә ашырылган.
Пленар утырышта төбәк Башлыгы проектта катнашучыларга кече Ватанга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде, дәүләт бүләкләрен һәм “Атайсал”ның истәлекле билгеләрен тапшырды.
— Бүген биредә уңышларга ирешкән, ил һәм туган республика өчен күп эшләр башкарган кешеләр җыелды. “Атайсал”ның төп идеясе – көчләрне берләштерү. Бу бик мөһим. Барыгызга да рәхмәт. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм үрнәк күрсәтүчеләр, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Без яхшы уйлар белән энергияне игелекле эшләргә юнәлткәндә чын мәгънәсендә файда китерәбез. Бу проект республикабызны ныгыта. Төбәк җитәкчесе якташлары тарафыннан СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
— Бүген махсус хәрби операция шартларында якташлык төшенчәсе яугирләребез һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуны аңлата. Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре белдерәм, — диде Радий Хәбиров. — Республика Донбасска 71 гуманитар конвой җибәрде дә инде. СВО зонасына дүрт башкорт батальоны юлланды. Якын арада тагын бер ирекле подразделение хәрби әзерлек үтү урынына юлланачак. Бу — безнең илнең таянычы. Сезнең ярдәмегез алар өчен бик мөһим.
Төбәк җитәкчесе “Башнефтегеофизика” компаниясенең генеральный директоры Рөстәм Адиевны билгеләп үтте, ул беренче көннәрдән үк хәрбиләргә ярдәмгә кушылган, аларга дистәләгән берәмлек техника җибәргән.
Ә Севастопольдә яшәүче Башкортстан кызы Алина Марьина госпитальләрдә яраланган сугышчыларга ярдәм итә.
— Мондый мисаллар бик күп. Игелекле эшләр башкарганда, без яхшырак һәм көчлерәк булабыз. Вакыт җиткәч, тарихыбызда Батырлар дәвере дип атаган чор булуы белән горурланачакбыз, — дип йомгаклады Радий Хәбиров. — Кече Ватаным турында әйткәндә, туган төягем — Ишембай районының Сәйрән авылы, мин аңа ярдәм итәм. Һәм, әлбәттә, хәзер бөтен көчем һәм уй-ниятләрем, бөтен энергиям Башкортстан белән бәйле.
Форумда катнашучыларны якташларыбыз: Русиянең Украинадагы вәзгыятьне җайга салу буенча контакт төркемендәге махсус вәкиле, махсус йөкләмәләр буенча илче Азамат Колмөхәммәтов, Русия Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев, “Роснефть” компаниясе вице-президенты, Русиянең атказанган икътисадчысы Геннадий Букаев, Русия икътисадчысы, “НефтеТрансСервис” идарәче компаниясенең Директорлар советы рәисе Андрей Шаронов, Русия Президентының көньяк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Русия Герое Анатолий Сафронов, Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов һәм башкалар сәламләде һәм Башкортстанга бәйле җылы хатирәләре белән уртаклашты.