

Компания җитәкчесе махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен әлеге бүләккә лаек булды.
"Башнефтегеофизика" мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә амуниция һәм җиһазлар сатып алуда ярдәм күрсәтә, матди ярдәм бирә. Моннан тыш, «Сервис-мастер» бүлендек җәмгыяте «УРАЛ» йөк автомобильләрен эшләп бетерә, аларны СВОда катнашучыларга тапшыра.
- Предприятиегә нефть-газ тармагы өлкәсендә яхшы икътисади күрсәткечләре һәм сугышчыларыбызга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.