Николай Изиляевич Нововаськино авылындагы чишмәне төзекләндерү теләген күптәннән йөртә.
Авыл старостасы һәм башка битараф булмаган кешеләр ярдәме белән материал җыярга һәм чишмә территориясендә эшләр башкарырга мөмкин булган. Үз көчләре белән матур беседка төзегәннәр, юл салганнар, тирә-як территорияне тәртипкә китергәннәр. "Чәй суы чишмәсе" исеме бирелгән. Чишмәне төзекләндерү проекты "Атайсал" сайтында теркәлгән.
Төзекләндерүдән соң чишмә ачу чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Павел Трапезников катнашты. Павел Владимирович активистларга рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.