+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Файдалы эшләр елы
19 июль 2023, 04:40

Ярмәкәй җирендә яңа мәчет калыкты

Ярмәкәй районының Кулбай авылында мәчет манарасына ярымай куелган.

Ярмәкәй җирендә яңа мәчет калыктыЯрмәкәй җирендә яңа мәчет калыкты
Ярмәкәй җирендә яңа мәчет калыкты
Күптән көтелгән чарага авыл кешеләре, кунаклар җыелган. Анда район хакимияте башлыгы Илшат Райманов катнашкан. Ижевскида ясалган ярымайны күтәргәндә һәм урнаштырганда мөселманнар тәкъбир әйтә.

«Атайсал» проекты кысаларында яңа мәчет төзелеше Кулбай авылында 2 ел элек башланган. Игелекле эшкә авыл имам-хатыйбы Рәсих-хәзрәт Баһаутдинов, битараф булмаган авылдашлар, мөселманнар үз өлешен кертә.

Мәчет төзү турында карар 2020 елда авыл гражданнары җыенында кабул ителгән. Кулбай авылы Кызыл Яр авыл советы составына керә.

- Яңа мәчет агачтан, мәйданы 70 квадрат метр тирәсе булачак. Ул Кулбай авылында туганнар җыйган акчага ясала, - дип сөйли проектны оештыручылар. - Тәрәзәләр, ишекләр урнаштырырга, эчке эшләр, газ һәм яктылык үткәрергә, бинаны тышларга кирәк. Мәчет 30лап кешене сыйдырачак.

Фото: "Атайсал" сайтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас