+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
28 июль 2023, 11:15

Уңышлы эшкуар, ярдәмчел якташ

Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов аның турында җылы сүзләр язган.

Уңышлы эшкуар, ярдәмчел якташ
Уңышлы эшкуар, ярдәмчел якташ
"Бүген якташыбыз Сәлим Хәсәновка «Атайсал» республика проекты кысаларында хәйрия программаларын гамәлгә ашырган өчен Туймазы районы хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырдык.

Сәлим Талха улы - уңышлы эшкуар, Туймазы районының шәрәфле шәхесе, Санкт-Петербург шәһәренең Татар морзалары Җыелышы рәисе.

25 елдан артык Сәлим Талха улы Туймазы шәһәренең 3нче мәктәбенә ярдәм күрсәтә.

Аның ярдәме белән мәктәп компьютер, проектор, экран, видеокамера, төсле принтер алды.

Берничә кабинетка яңа җиһазлар кайтарылды. Мәктәп музеена яңа өстәлләр һәм шкафлар сатып алынды.

Эшкуар мәктәпнең юбилеена педагогик хезмәт ветераннары өчен медальләр һәм мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен истәлекле значоклар алырга ярдәм итте.

Ул ел саен мәктәп музеена китаплар бүләк итә»,- дип язган социаль челтәрләрдә Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: