+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 август 2023, 10:50

Ришат Төхвәтуллин - "Атайсал" проектында

"Атайсал - Кече Ватан" проектын тормышка ашыруга керткән өлеше өчен талантлы артист Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ришат Төхвәтуллин - "Атайсал" проектында
Ришат Төхвәтуллин - "Атайсал" проектында

"Күренекле якташыбыз Ришат Төхвәтуллин инде берничә ел рәттән үзенең туган авылы Карамалы-Гобәйдә хәйрия концертлары үткәрә, алардан кергән акча аның кече Ватаны өчен игелекле эшләргә һәм проектларга тотыла.

Әлеге вакыт эчендә Карамалы-Гобәй авылында мәчет, балалар бакчасы, мәдәният йорты төзүдә зур ярдәм күрсәтте, шулай ук Ришат мөмкинлекләре чикле балалары булган берничә гаиләгә ярдәм итә, аларны дәвалауга акча күчерә.

Узган ял көннәрендә Туймазы җирендә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашлыгында хәйрия концерты бер генә тамашачыны да битараф калдырмады", - дип язган Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Әфарин, Ришат!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: