+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
18 август 2023, 21:25

Сакат игелекле якташлары белән дан тота

Ел саен «Атайсал» проектында актив катнашучылар - Мөнәвәрә Зәкиян кызы һәм Рамил Инсаф улы Мөхәммәтовлар башлангычы белән Бакалы районының Сакат авылында "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәме үтә.

Сакат игелекле якташлары белән дан тота
Сакат игелекле якташлары белән дан тота

Анда Башкортстан һәм Татарстан эстрада артистлары катнаша. Барлык финанс һәм әзерлек мәсьәләләрен «Апогей» җиһазлар җитештерү фабрикасы директоры Айназ Рафаил улы Хәсәнов хәл итә.

Әлеге чарада Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов бәйрәмне актив оештыручыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл халкы якташлары белән горурлана һәм аларга, аларның гаиләләренә сәламәтлек, озак еллар бәхетле тормыш һәм барлык башлангычларда уңышлар тели!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: