+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
6 сентябрь 2023, 14:05

Батырлар онытылмый

Караидел районының Хәлил авылында «Атайсал» проекты кысаларында, коры җир һәм диңгез чикләрен батырларча саклаган барлык буын чик сакчыларының батырлыгына багышланган истәлекле корылма ачылды.

Батырлар онытылмый
Батырлар онытылмый
Ачылу тантанасында Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин һәм ветеран чик сакчысы Рим Якупов чыгыш ясадылар. Әлеге корылманы төзү идеясе аныкы.

Шулай ук, хәлиллеләр Шәйдуллин Данилга, Якупов Фәнилгә, Шакиров Назифка, Рамазанов Булатка проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

Бу һәйкәл Ватанга хезмәт иткән һәркем белән горурлану символы булачак. Ул безнең яугирләрнең батырлыкларын искә төшерәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: