Мәчет Котлыюлда туган шәхси эшкуар Мәрвәр һәм Фильсон Сәгадиевлар ярдәме һәм башлангычы белән төзелә, алар хәзерге вакытта Яңа Морапталда яши. Изге эш башлану хөрмәтенә Сәгадиевлар барлык халыкны корбан-ашы белән сыйлады.
"Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Ниятләнгәннәр уңышлы тормышка ашырылсын һәм авыл халкын сөендерсен!"- дип рәхмәт белдерде Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов.