+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
8 сентябрь 2023, 10:40

"Атайсал. Безнекеләр! Знай наших!"

"Родина" кинотеатрында балалар өчен "Атайсал. Безнекеләр! Знай наших!" башкорт җирендә туган тарихи шәхесләр турында документаль фильмнар күрсәтелде.

"Атайсал. Безнекеләр! Знай наших!"
"Атайсал. Безнекеләр! Знай наших!"

Проект «Тамыр» балалар-үсмерләр телеканалы катнашлыгында «Бишек» коммерция карамагында булмаган оешмасы тарафыннан Башкортстан Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән булдырылган. Проект авторлары җиде фильм төшерелгән тарихи шәхесләрнең портретлары белән Геройлар аллеясын төзегән.

Яшел тасманы кисеп, аллеяны ачу хокукын тарихи шәхесләр турындагы фильмнарда аларның балачагын уйнаган яшь актерлар Заһир Әминев, Назгөл Зәйнетдинова һәм Морат Ярышев алды. Кинотеатр фойесы балалар тавышыннан гөрләп торды. Алар викторина сорауларына җавап бирде һәм проектны оештыручылардан брендлы бүләкләр отты.

Ә соңыннан Кызыл залда балаларны тантаналы шартларда Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова һәм "Ир-атлар коры" Башкортстан ир-атлар Советы" иҗтимагый оешмасы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров сәламләделәр. Алар проектның иҗат командасына рәхмәт хатлары тапшырды.

Балалар өчен документаль цикл феноменаль руда сәнәгате эшкуары, Санкт-Петербургта тау училищесы ачкан меценат Исмәгыйль Тасимов; күренекле хәрби җитәкче, башкорт старшинасы Кинҗә Арсланов; совет дипломаты, гарәп илләрендә совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов; беренче профессиональ башкорт рәссамы, педагог Касыйм Дәүләткилдиев; БАССРның танылган мәгариф министры Фатыйма Мостафина; беренче башкорт очучысы, Уфа аэроклубын оештыручы, «Башосоавиахим» начальнигы Галимҗан Ишмурзин; күренекле язучы, төрки дөньяда роман-трилогия иҗат иткән беренче хатын-кыз Зәйнәп Биишева турында төзелгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: