+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 сентябрь 2023, 12:15

Бу күл - Аллаһы бүләге

Мишкә районының Кыйгазытамак авылында Хәсән чишмәсен ачуны бәйрәм итүгә әзерлек тулы көченә бара.

Бу күл - Аллаһы бүләге
Бу күл - Аллаһы бүләге
Параллель рәвештә август ахырында чишмә һәм Лавка күле территориясен төзекләндерә башлыйлар.

"Авыл үзәгендә искиткеч матур күл бар, безгә Аллаһыдан бүләк. Күлне төзекләндерү минем күптәнге хыялым. 2020 елда күнел һәм чишмәне чистартуны оештырдым. Авылдашлар хуплады һәм матди яктан ярдәм итте.

Хәзер инде староста булгач, авыл активы ярдәме белән күл һәм чишмәне яңадан төзекләндерә башладык. Төп максат - халыкны резерв су чыганаклары белән тәэмин итү. Авылдашлар финанс яктан ярдәмгә килә.

Мишкә авыл хакимияте башлыгы Ишмакаев Рөстәм Тәлгать улына рәхмәт белдерәбез. Безне техника һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Авыл активына зур рәхмәт.

«Атайсал» проекты һәм уртак тырышлык ярдәмендә авыл яңадан тергезелә. Барысына да сәламәтлек, иминлек телим", - дип сөйләде Мишкә районы Кыйгазытамак авылы старостасы һәм активисты Гүзәлия Кәримова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: