+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 сентябрь 2023, 12:15

Кинҗә Арсланов варисларына рәхмәт

"Атайсал" проекты чикләрендә алар авылда күп эшләр башкара.

Кинҗә Арсланов варисларына рәхмәт
Кинҗә Арсланов варисларына рәхмәт
"Атайсал" проекты буенча гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйләвемне дәвам итәм.

Август аенда Арслан авылында республикабызның милли герое Кинҗә Арслановның 300 еллыгына багышланган бәйрәм үткәрелде. Истәлекле дата хөрмәтенә авылда туган Гөлдар Насыйрова-Вәлиәхмәтова ире Рим Марс улы белән бергә Кинҗә Арсланов стеласын куйдылар. Якташларыбызга даими ярдәм һәм игътибар өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында гамәлгә ашырылган башка проектлар турында «Атайсал» проекты битендә укый аласыз", - дип язган Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: