+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
29 сентябрь 2023, 09:25

Иске ФАП тарихта калды!

Туймазы районының Төмәнәк авылында эшкуарлар Марат һәм Ринат Шәйдуллиннар ярдәме белән яңартылган медицина учреждениесе ачылды.

Иске ФАП тарихта калды!
Иске ФАП тарихта калды!

“Атайсал” республика проекты кысаларында Туймазы эшкуарлары, “РиаПласт” җәмгыяте җитәкчеләре – аталы-уллы авылдашлар Марат һәм Ринат Шәйдуллиннар Төмәнәк авылындагы ФАПны капиталь ремонтлау буенча зур эш башкардылар. Без Марат Зәйнулла улы белән бәйләнешкә кереп, башкарган эшләре турында тулырак сөйләвен үтендек.

– ФАПны ремонтлау түгел, ә аны өр-яңадан төзү дип атар идем мин бу эшне. Иске фельдшер-акушерлык пунктының каркасы гына калды. Ике ел элек авыл халкы үтенече буенча, без аның тәрәзәләрен алыштырган идек. Югыйсә, бик суык иде, хезмәткәрләр киез итектән йөрде. Кызганычка каршы, аның файдасы булмады. Җылылык челтәрләре бик тузганлыктан, салкын барыбер керде. Шуннан без аны капиталь ремонтлауга тотынырга уйладык, – диде Марат Шәйдуллин.

Яңа ФАПның түбәсе алыштырылган, фасады тышланган, кабинетлар үзгәртеп планлаштырылган, сантехника һәм җылы идәннәр урнаштырылган. Территорияне төзекләндергәннәр: юлны асфальтлаганнар, коймалап алганнар, үлән чәчкәннәр, машиналар кую урыны эшләгәннәр. Чыннан да, ФАП өр-яңа булган.

– Хәзер ул башкаладагы клиникалардан бер дә калышмый, – ди Марат Зәйнулла улы. – Медицина җиһазларын да яңаларны сатып алдык. Килеп кергәч тә сезгә бахиллар түгел, бер тапкыр куллана торган тапочкалар бирәчәкләр. Гомумән алганда, бөтен эшкә 6 миллион сум акча тотындык.

Хәзер монда җылы, уңайлы, заманча, кирәкле медицина җиһазлары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен квалификацияле персонал бар. Моның өчен авыл халкы Шәйдуллиннарга рәхмәт укый. Көзнең кояшлы, чуак бер көнендә ФАП ишекләрен ачты. Бәйрәмгә бик күп кеше җыелды. Даннары авылдан гына түгел, районнан ерак таралган Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур чыгышлары белән аңа ямь өстәде.

Туймазы районының Атнагул авылы халкын һәм кунакларын исә хәзер үзенчәлекле арт-объект сөендерә. Ә үтеп баручы шоферлар туктап, аюлар белән селфи ясый. Авылдашлары өчен автобус тукталышын төзекләндерергә “Стальмонтаж” предприятиесе җитәкчесе Илшат Хәсәншин карар иткән. Башта эшкуар эскәмияле металл павильон урнаштыра, ләкин урман хайваннары барлыкка килгәч, автобус тукталышын агач әкият йортына әйләндерергә ниятли. Каркасы әзер инде. Ә авыл халкы бу башлангычны хуплап каршы алган.

“Атайсал” төбәк проектында катнашучы Туймазы халкының саны елдан-ел арта баруы сөендерә. Күп кенә авылларыбызда яшәүчеләр менә шулай күңел биреп иҗади рәвештә йөрәкләренә якын туган җирләрен төзекләндерә”, – ди Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: