+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
6 октябрь 2023, 12:45

Башкортстан – Русиянең 20 аек төбәге исемлегендә

Республикада алкоголизмга каршы көрәштә зур тәҗрибә тупланган.

Башкортстан – Русиянең 20 аек төбәге исемлегендә
Башкортстан – Русиянең 20 аек төбәге исемлегендә

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Аек авыл: гражданнар башлангычлары һәм социаль практикалар” төбәкара семинар-киңәшмә узды. Анда “Аек авыл” конкурсының республика һәм муниципаль оештыру комитетлары әгъзалары, Русия төбәкләреннән спикерлар, хакимият органнары вәкилләре, “Аек авыл” һәм “Аек Башкортстан” проектларында катнашучылар, җәмәгать активистлары катнашты.

Соңгы елларда Башкортстанда алкоголизмга каршы көрәштә зур тәҗрибә тупланган, һәм бу тәҗрибә бүген бөтен илгә тарала. “Аек авыл” республика конкурсы координаторы, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева ассызыклавынча, республикада уздырылучы конкурсның үзенчәлеге – аның ведомствоара оештыру комитеты булуы: оешмага барлык министрлыклар һәм ведомстволар җәлеп ителгән. Бөтен­дөнья башкортлары корылтаена проектны гамәлгә ашыру өчен акча бүленә. Беренче елдан соң приз фонды республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан 1,5 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.

– 3 октябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә, һәм без бу көнне Бурятия, Якутия, Свердловск, Саратов өлкәләреннән фикердәшләребезне чакырып, семинар-киңәшмә үткәрергә булдык. Безнең өчен аларда бу проектны дин әһелләре башлап җибәрү тәҗрибәсе бик кызыклы. Мәсәлән, Свердловск өлкәсендә аеклык проектының инициаторы булып протоиерей тора. Моннан тыш, аерым төбәкләрдә законнар белән тәэмин итү юнәлешендә казанышлар бар. Әйтик, Якутиядә 200 авылда гражданнар җыены карары белән алкоголь продукциясен бөтенләй сатмыйлар. Безнең әлегә Куергазы районында бер генә авыл бу максатка иреште. Бурычыбыз – тәҗрибә уртаклашу, – диде Сәлия Морзабаева.

Екатеринбург епархиясенең аеклыкны раслау һәм бәйлелекләрне кисәтү бүлеге җитәкчесе, протоиерей Игорь Бачинин аеклык турында рухи-әхлакый мәгърифәтчелек өлкәсе буларак фикер йөртә.

– Семинарда катнашу тәкъдименә бик шатланып риза булдым. Мин үзем инде 30 елдан артык аек яшим һәм, төрле чаралар оештыручы галим һәм практик буларак, бу юнәлештә тикшеренү эше белән шөгыльләнәм. Минем өчен иң мөһиме – системалы чишелеш. Нәтиҗә бүген-иртәгә түгел, ә 5-10 елдан соң булачак, – ди протоиерей. – 2009 елда ук, патриарх Кирилл православие чиркәве белән идарә итүгә керешкәч, ул алкоголь хәвефеннән саклану буенча Иҗтимагый-чиркәү советы булдыру башлангычы белән чыгыш ясады. Шуннан соң алкоголь куллануны җиңү буенча дәүләт концепциясе барлыкка килде. Алкогольне җан башына куллануны елына 18 литрдан 9,7 литрга кадәр киметергә мөмкин булды.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина хәбәр итүенчә, Башкортстан дүртенче ел “Минем гаиләм” проекты буенча эшли. Проект ярдәмендә 2600 ата-ананы айнытырга мөмкин булган, аларның гаиләләрендә 5800 бала тәрбияләнә. “Бу – коткарылган гомерләр”, – дип ассызыклады спикер.

“Минем гаиләм” проекты кысаларында медицина тернәкләндерүенең роле турында Республика клиник наркология диспансерының баш табибы Руслан Арсланов сөйләде.

“Без барыбыз да алкоголизм һәм наркоманиянең хроник авыру икәнен аңлыйбыз, һәм тылсымлы кәнфит тә, савыгуга тулы ышаныч та юк. Без ныклы ремиссиягә ирешәбез, шул исәптән гомерлек ремиссиягә дә. Әгәр Русия 33-34 процентка кадәр ныклы ремиссия күрсәтсә, Башкортстанда бу сан 42 процент тәшкил итә, – диде ул. – Безнең реабилитация бүлегенең үзенчәлеге шунда: курыкмыйча үз структурабызда ике программаны гамәлгә керттек. Беренчел кергәндә һәр программаның принциплары аңлатыла, һәм авыру кайсы модель буенча катнашачагын сайлый”.

“Аек авыл” республика конкурсының абруе һәм дәрәҗәсе шулкадәр артты ки, анда катнашканда традицион чаралар белән генә чикләнергә ярамый”, – дип саный семинарда катнашучылар. Әйтик, Хәйбулла районында бу юнәлештә “Аек хатын-кыз” һәм “Җиде кыз” проектлары уңышлы тормышка ашырыла. “Аек авыл” конкурсы Башкортстанда бишенче ел гамәлгә ашырыла. Русия төбәкләренең “Аек Русия” иҗтимагый оешмасы үткәргән мониторингка ярашлы, 2019 елда, “Аек авыл” конкурсы игълан ителгәнче, төбәк гомум рейтингта 31нче урынны биләгән. 2021 елда, проект башланып, бер ел үткәч, республика 22нче урынга чыкты, ә хәзер, 16нчы урынны алып, Башкортстан Русиянең 20 аек төбәге исемлегенә керде һәм үткән ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында аек төбәкләр рейтингын җитәкләде. Икенче урында – Самара өлкәсе, өченче һәм дүртенче урыннарны Мордовия һәм Татарстан алды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: