+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
16 октябрь 2023, 10:05

Чиста су - тормыш чыганагы

Мәчетле районында яңартылган Олыкул чишмәсе ачылды.

Чиста су - тормыш чыганагы
Чиста су - тормыш чыганагы
Табигать һәйкәле Боргатья авылында урнашкан. Чишмә төзекләндерү өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче булды һәм "РГО" федераль проектына грант ярдәме кысаларында төзекләндерелде. Эшләрнең бәясе 300 мең сум тәшкил итә.

Хәзер чишмә территориясе тамырдан үзгәрде. Ул заманча 3-D койма белән әйләндереп алынган, чишмә өстендә түбә урнаштырылган, каптаж (су алу урыны), металл түшәмәдән уңайлы төшү урыны, чишмә һәм территория паспорты белән такталар, шулай ук суның сыйфаты турында мәгълүмат урнаштырылган.

"Искиткеч ял итү урынын төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз тавышы белән районыбызны яклаган һәркемгә рәхмәт. Тормыш чыганагы-чиста су бирүче чишмәгә киләчәк буыннар да шулай ук сак һәм яратып карасыннар иде, һәм Олыкул, хәзерге кебек үк, күп еллар дәвамында районның иң матур истәлекле урыны булып калсын иде», – диде Мәчетле районы хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Каләмов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: