+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
1 декабрь 2023, 02:55

“Авылым язмышы – минем язмышым!”

Калтасы районының шәрәфле шәхесе Фәндәвис Нәфыйков шулай ди.

“Авылым язмышы – минем язмышым!”
“Авылым язмышы – минем язмышым!”

“Бу – һәрьяклап уникаль проект һәм үзенчәлекле эшчәнлек. Мондый проектлар беркайда да юк. ...Чагыштырмача кыска вакыт эчендә ул үз максатына иреште, бөтен республика буенча туган җиргә битараф булмаган якташларны берләштерде. Алар территорияләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм үстерү өчен тырышлыкларын сала. Иң актив инициаторлар булып Калтасы, Стәрлетамак, Краснокама, Салават һәм Мәләвез районнары, шулай ук, Салават, Нефтекама, Стәрлетамак, Агыйдел һәм Уфа шәһәрләре чыгыш ясады”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика “Атайсал” форумында.

“Атайсал” проекты Калтасы районы хакимиятенең халык белән тыгыз хезмәттәшлегенең аерылгысыз һәм мөһим өлеше булып тора. Биредә ике ел эчендә авыллар территориясен, чишмәләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү буенча 1500гә якын проект гамәлгә ашырылган. Проектка депутатлар, авыл Советлары башлыклары, малтабарлар актив кушылды.
Калтасы районының шәрәфле шәхесе, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Фәндәвис Нәфыйков – нәкъ шундый актив малтабар. Ул “Атайсал” проекты кысаларында үткәрелгән “Якташлар-2021” республика конкурсында җиңүче булды.
Вөҗдан кушуы буенча егерме елдан артык инде туган авылы хәстәрлекләре белән яши ул. Калтасыдагы кечкенә Бурсык авылында булып, без гаҗәеп тәэссоратлар туплап кайттык. Бихисап эш башкарылган биредә. Әйтүе генә ансат: барлыгы 20940 квадрат метр мәйдан төзекләндерелгән.
Бу авылда кайчандыр ике йөздән артык кеше яшәгән. Фәндәвис аганың тамырлары хәзерге Татарстанның Актаныш районы Бурсык авылына барып тоташа. Аның бабаларына унтугызынчы гасырда биләмә киңәйтү максатыннан шушыннан яңа җирләр биргәннәр. Егерменче гасырның 70нче елларында цивилизация уңайлыкларыннан мәхрүм калган бу авыл халкы читкә китә башлаган. Әйткәндәй, Бурсык кебек авыллар югалуның иң беренче сәбәбе – ул күмәкләштерү һәм күмәк хуҗалыкларны эреләндерү. “Күмәкләштерү вакытында бик күп авыллар юкка чыккан. Аларда якынча 50-200 кеше яшәгән. Икенче этап перспективасыз авыллар белән көрәшү вакытында башланды. Бу Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорга туры килә. Анда мәктәпләр, клублар бетерелде. Хәер, бу процесс аннан соң да дәвам итте. Инде Бурсыктагы соңгы йортларның тәрәзәләренә аркылы такта сугыла дигәндә киләчәккә ышаныч һәм өмет утын Фәндәвис Сәлманфарсый улы кабыза. Аның турында якын-тирәдә “акчасын суга салган икән”, дигән сүзләр дә йөри...
Хәзер Бурсык авылының үзенең гүзәл күле, күркәм мәчете, сихри чишмәсе бар, ил азатлыгы өчен корбан булган авылдашлар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлләр үсеп чыккан. Авылны чын мәгънәсендә патриотик-тәрбияви, этно-мәдәни комплекс дип атап була. Әйткәндәй, Нәфыйковлар гаиләсе Дүртөйле районының Йосып авылында (Фәндәвис аганың хатыны Рәмүдә ханымның туган авылы) мәчет төзетә, Агыйдел шәһәрендә һәм Яңа Нугай авылындагы Аллаһ йортлары төзелешенә дә өлеш кертә.
Чишмә, дигәннән. “Чишмә” һәм “авыл” төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз. Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый. Кеше чишмәгә элек-электән изге урынга караган кебек караган, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән. Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар, дигәннәр бабайлар.
Бурсык авылындагы моңлы азан авазын еракларга ишеттергән мәчет, “Раҗия чишмәсе”, каһарманнар һәйкәлләре, яхшылап каралган зират Фәндәвис аганың булмышын, аның яшәү мәгънәсен ачык күрсәтеп тора.
Һәрнәрсәгә игътибарлы булу, көчсезләрне якларга омтылу, матурлыкны күрү, аңа соклану – югары зәвык билгеләре. Алар кешедә үзләреннән-үзләре барлыкка килми. Бу сыйфатлар – тәрбия җимеше. Әлеге очракта Сәлманфарсый абзый белән Раҗия апаның хак тәрбияләре җимеше. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип язган Ризаэддин Фәхреддин.
Гомер буена күңелендә ата-ананы олылау хисе йөртеп, кендек каны тамган туган нигезне ихлас сөйгән кеше генә авылны яңартуга Фәндәвис ага кебек хәләл көч сарыф итә. Яшәү чыганагы – чишмәне тазарта, аңа әнкәсенең исемен куша, мәчет салдырып, аны әткәсенең исеме белән атый. “Акчасын суга салган”, диючеләр җырлап аккан “Раҗия чишмәсе”н һәм көмеш сулы Бурсык күлен күздә тотканнар икән.
...Үз вакытында күпсанлы коллективларны җитәкләгән бу хөрмәтле ветеран белән аралашканда аның гади һәм тыйнак холкына, белем һәм эрудициясенә игътибар итми мөмкин түгел. Аның ата-баба гореф-гадәтләренә тугрылыгы һәм заманча фикер йөртүе, егетләрчә энергиясе сокландыра.
– Халыкның яшәү рәвеше аның чишмәләргә, коеларга, сулыкларга мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Чишмәләр караулы, коелар төзек, күл һәм елга буйлары үзенә тартып тора икән, димәк, кешеләр дә тормыш итүнең мәгънәсенә төшенеп, табигать-анабызны олылап яши. Чишмәне төзекләндерү – күңелләребезне савыктыру ул. Чишмә – саф су гына түгел, рухыбыз көзгесе, – ди Фәндәвис ага.
“Раҗия чишмәсе”нең дә үз моңы, кабатланмас тәме, дәвасы бар. “Тәнгә сихәт бирә бу су”, диләр. Авылдашлар үз чишмәләренең иң саф сулы икәнлеген белә һәм хаклы рәвештә горурлана. Бирегә олысы да, кечесе дә килә. Шифалы суын эчеп, кемдер сусавын баса, сихәтле су кемнеңдер җанына дәва. Чөнки туган җирне, ата нигезен сөю, сагыну – кеше күңеленә бишек җыры белән кергән иң гүзәл тойгыларның берсе. Күпләр җир куеныннан челтерәп аккан балачак чишмәсе суыннан авыз итеп, истәлекләр белән уртаклашып, күңелләрендәге сагышларын таратырга дип килә “Раҗия чишмәсе”нә.
“Юл газабы – гүр газабы”, дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. Ә бит кайчан гына әле язгы-көзге өзеклек чорында олы юлдан Бурсык авылына кайту авыр михнәт була. Шуңа күрә авылга “җан өрүне” юл салудан башларга кирәк, дип карар итә ул. Шоссейка авылга кадәр сузылганчы ком-таш төягән куәтле йөк машиналары бирегә йөзләгән, меңләгән рейс ясый. Ниһаять, Фәндәвис Сәлманфарсый улының башлангычы һәм матди чыгымнары, урындагы хакимият ярдәме белән Бурсык авылына юл салынып бетә, урам башындагы сазлык урынында гүзәл күл барлыкка килә.
– Мин үз гомеремдә күпне күрдем, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, җиң сызганып, маңгай тирен сөртеп, алтмыш елдан артык эшләдем. Авылда урак урдым, көнне төнгә ялгап печәнен дә чаптым. Сатучы булып та эшләдем, урта мәктәптән соң Новосибирск шәһәрендә Кулланучылар кооперациясе институтын, Свердловскида юридик институтны тәмамладым, – ди Фәндәвис ага.
Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелеше башлангач, биредә Фәндәвис Нәфыйков тәэминат бүлеген җитәкли, Нефтекама автозаводында уналты ел генеральный директор урынбасары була, аннары малтабарлык белән шөгыльләнә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дип, халык аның кебекләр турында әйткән.
Авыл башындагы калкулыкта – зират. Элегрәк анда бару да шактый читен булган, чөнки сазлык аша үтәргә кирәк. Елның нинди көне булмас, үлем-китем һава торышына карап тормый... Фәндәвис Нәфыйков, шушы сазлык тирәсендәге агачларны кистереп, тазартып, 4-5 метр биеклеккә зират юлын күтәрттерә. Хәзер элекке калкулыктагы зират яңа салынган мәчет белән бер яссылыкта кебек тоела.
Зират капкасын ачуга ук биредәге җыйнаклык, пөхтәлек күзгә ташлана. Авыл зираты аның бабаларын, әткәсе һәм әнкәсен, энесе белән сеңлесен, байтак авылдашларын сыендырган. Шушындагы Туганнар каберлегендә (чын мемориал кебек итеп эшләнгән) Гражданнар сугышы елларында корбан булганнар ята. Атылганнар арасында Нәфыйковның туганнары да бар.
...Совет властеның “продразверстка” дигән сәясәте авыл халкында зур ризасызлык тудырган. 1920 елда хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышында да “Кара бөркет” исемен алган крестьяннар фетнәсе шушы ризасызлык аркасында кабынып киткән. Хәбәр Бурсыкка да килеп җитә. Авыл старостасы бер мылтык, балта һәм сәнәкләр белән коралланган 12 кешелек отряд оештыра да фетнәчеләргә ярдәмгә җибәрә. Әмма яңа власть бурсыклыларны кулга ала. Аларны Яңа Аткүл авылына алып килеп, мәчет янында атып үтерәләр. Авыл халкы һәлак булган якташларын алып кайтып, бер кабергә җирләгән...
Фәндәвис аганы Калтасыда да, Бурсыкта да, Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләрендә дә, Йосыпта һәм Актанышта да яхшы беләләр һәм үз итәләр. Ул – сөекле әти һәм картәти, тынгысыз хезмәткәр, ышанычлы дус. Аны үзенә һәм башкаларга таләпчәнлеге өчен хөрмәт итәләр. Үз чорының, туган халкының иң яхшы сыйфатларын үзенә сыйдырганы һәм бүгенге көнгә кадәр үзе булып калганы өчен яраталар. Дуслары һәм күршеләре, элекке хезмәттәшләре, танышлары аны ярдәмчеллеге өчен җылы сүзләр белән искә ала.
Тынгысыз җан – Фәндәвис Нәфыйков “Йөрәк хәтере” дигән китап та иҗат итте. Баш сүзендә ул болай ди: “Минем тормышымда йомгак ясый торган вакыт җитте. Менә тугызынчы дистәгә аяк бастым. Хәтер сандыгымда катлам-катлам истәлекләр ята, ә шкафлар мәгълүмат тупланган папкалар белән тулы. Уйлана торгач, иң истәлекле вакыйгаларны, кискен эпизодларны искә төшереп тасвирларга вакыт җиткәндер, дидем. Баштарак “Бу хатирәләр кемгә кирәк, ник язам?” дип шикләндем дә. Кирәк икән, чөнки кайвакыт хатирәләргә бирелү күңелне юата. Мөһим вакыйгаларны теркәргә кирәк, вакыт узу белән күп нәрсә хәтердән җуела һәм онытыла. Аннан соң, мин оныкларымның, гомумән, килер буынның ата-бабалар тормышы белән кызыксыначагына, үз тамырлары хакында күбрәк белергә омтылачагына ышанам...”, дип яза автор.
Фәндәвис ага үзенең язмаларында иң самими, иң мөкатдәс уй-хисләрен туган авылы белән бәйләп җиткерә: “Ни өчен туган авыл мәшәкатьләренә шулкадәр бирелеп киттең, дисәләр, авылым язмышы җанымны әрнеткәнгә күрә, димен. Минем ватаным бит ул. Ә акчага килгәндә, аны, күпме генә булса да, үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың...”
...Фәндәвис аганың өендә гармуннарның төрлесе бар. Шуларның берсен кулына алып, гармун каешын терсәгенә атландыра да уйнап җибәрә. Балачактан таныш көй җанны назлый, күңел хисләр дулкынында тибрәлә. Күзләрен йома биреп, тойгыларын гармун моңына төреп, Фәндәвис ага салмак кына җыр башлый:
Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым...
Җыр яраткан кеше матурлыкка омтыла. Ә матурлыкны яраткан кеше йомшак бәгырьле, мохтаҗларга ярдәмчел, Фәндәвис ага кебек мәрхәмәтле була.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: