+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кечкенә Амәлнең олы гамәлләре

Кушнаренкода яшәүче 8 яшьлек малай берүзе зур хәйрия акциясе башлаган.

Кечкенә Амәлнең олы гамәлләре
Кечкенә Амәлнең олы гамәлләре

Урамнан бер малай килә. Ике кулында – ике йомшак уенчык. Әле аюын, әле куянын сузып, ул узып баручы кешеләргә дәшә:
– Сезгә уенчык кирәкмиме? Алыгыз әле, зинһар! Мине йорт алдында ач песи балалары көтә, аларның әниләре юк, ашарларына да калмады... Әйдәгез, аларны ач калдырмыйк!

Малайның, бераз яшьләнгәнгәме, мөлдерәмә тулы уйчан күзләре кешеләрне туктарга мәҗбүр итә. Бәгырьгә үтәрлек итеп карый бит! Кемдер акча янчыгына үрелә, кемдер малайның башыннан сыйпап, арытаба уза. Әмма беркем дә битараф калмый. Беркем дә!

Таныш булыгыз, Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең икенче сыйныфында укучы Амәл Латыйпов ул. Аида һәм Алик Латыйповларның көтеп алынган уллары. Әтисе – ерак юлларга йөрүче водитель, әнисе – сатучы. Алик еш кына рейска чыгып китә, ә Аиданың бар тормышы улы тирәсендә әйләнә – иртәдән кичкә кадәр мәктәптә уку, волейбол, бию, инглиз теле, йөзү секцияләренә йөрү, буш вакытта урамга өстәл куеп, уенчыклар сату, алардан кергән акчага алынган махсус ашамлыкны йортсыз эт-песиләргә тарату, Интернет аша бөтен дөнья буйлап сибелгән дуслар белән аралашу – кыскасы, хәйриячелек офыкларын киңәйтүне күз уңыннан ычкындырмый ул.

Моннан тыш, Амәл районда узган төрле чараларда катнаша, күрше Чакмагыш районында урнашкан балалар приютына ярдәм оештыра – чын егет буларак, ул анда тәрбияләнүче кызларга курчаклар сатып алып биргән. Үзенең уенчыклары шулкадәр күпме, әллә башкалар да ярдәм итәме?

– Улыбыз башта үз уенчыкларын сатты, – ди бу хакта аның әнисе Аида. – Барысы да былтыргы эссе җәйдә башланды. Бездән ерак түгел кибет алдындагы тирәкләр астына бер йотым суга, азыкка тилмергән песиләрнең сузылып төшеп ятуын күргәч, улым: “Әйдә, әни, аларга ярдәм итик”, – диде. Әмма миңа салышып тормады, эшне үзе башлады, безгә ярдәм итәсе генә калды. Иң элек үз уенчыкларын сатса, соңрак таныш-белешләр китерә, сатып ала башлады. Амәлне күреп алып, аның турында яза башлагач, Интернет аша ярдәм кулы сузучылар да табылды. Хәзер инде үзебезнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә язалар. Акча тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма безнең катгый шарт бар – без акча кабул итмибез. Максат бит баю да, пиар да түгел, ә үз улыбызда да, башка балаларда да, хәтта өлкәннәрдә дә шәфкатьлелек тәрбияләү. Чынында, һәркем ярдәм итә ала. Социаль челтәрдә улымның битен табу җиңел. Аның эшчәнлеге хакындагы язуга репост ясау үзе үк ярдәм. Репост ясау нибары бер секунд вакытны ала, әмма моның нәтиҗәсендә дүрт аяклы дусларыбызга яңа хуҗа табарга мөмкин. Чөнки битараф булмаганнар да аз түгел.
Сүзгә кечкенә волонтер үзе дә кушыла.

– Әгәр кулымда тылсымчы таягы булса, мин, иң беренче чиратта, йортсыз калган хайваннарны урнаштырып бетерер идем, аларның ач, бәхетсез күзләрен күрмәс өчен барысын да эшләр идем, – ди Амәл, зур күзләрен очкынлатып. – Әмма ул таяк әкиятләрдә генә булуын мин инде күптән беләм, барысы да без, кешеләр, кулында. Шуңа күрә минем өчен урамда көн күргән бер генә җәнлеккә булса да ярдәм итә алу – зур шатлык. Кайвакыт урамда сәүдә итү авырга төшә. Шуның өчен Телеграм-каналдан файдаланам. Биредә үземнең уенчыкларны сатуга куя башладым. Теләгән һәркем миңа яза ала. Әгәр дә сезгә нәрсә дә булса ошады икән, уңайлы вакытны сайлап, үзәк мәйданда очраша алабыз. Үзегезгә кирәкмәгән яки минекенә алмашырга теләгән уенчыкларны да кабул итәм. Песиләр һәм этләр өчен махсус коры азык та тәкъдим итә аласыз.

Амәлнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә аның район хакимияте башлыгы, хәтта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, башка билгеле кешеләр белән төшкән фотолары да бар. Аның янында алар да үз уенчыкларын искә төшерә булса кирәк, күңелләре белән Амәл яшендәге малайлар һәм кызлар халәтенә кайтулары күренеп тора. “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе, парламент депутаты, Кушнаренко егете Рөстәм Әхмәдинуров башлангычы белән депутатлар арасында да “Уголок для Амаля” өстәленә уенчыклар куючылар бар.

– Балалар тиз үсә. Әле кичә генә йомшак уенчыклар һәм төрле-төрле конструкторлары белән уйный иде. Вакыт узу белән кирәкмәгән уенчыклар һәм балалар киемнәре җыела бара. Ата-аналар боларны кайда куярга, дип баш вата. Аларның күпчелеге бик яхшы торышта булганын исәпкә алганда, чүпкә чыгарып ташлау читен, чөнки алар белән башка бала уйный ала. Шуңа күрә, әгәр дә балаларыгыз күптән уйнамаган уенчыкларыгыз булса, безгә китерә аласыз. Аларны сатып, кече дусларыбызга азык алачакбыз, – ди волонтерның әнисе һәм үзенең ватсапп саннарын да җиткерә: 8-927-083-46-46.
Кадерле дуслар! Әйдәгез, бу күркәм эшкә без дә кушылыйк. Әгәр сезгә уңайлы булса, уенчыкларны безнең редакциягә китерә аласыз. Моның өчен алдан бәйләнеш өчен ватсапп саннары: 8-917-472-58-54.
Дөрес, урамда калган эт-песиләрнең һәммәсенә дә ярдәм итеп бетереп булмас. Әмма аларның берничәсенә генә ярдәм итсәк тә, махсус приюттагыларына азык алырга булышсак та, зур эш башкарылыр иде. Ә иң мөһиме – уенчыгын изге максат өчен биргән бала киләчәктә якыннарына да, башкаларга да мәрхәмәтле булачак. Ә монысы инде барыннан да мөһимрәк!

Резида ВӘЛИТОВА.

“Минем исемем Амәл Латыйпов. Миңа сигез яшь. Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең икенче сыйныфында укыйм. Мин районыбызның иң яшь волонтеры.
Җиде яшьтән үземнең уенчыкларымны сату белән шөгыльләнәм. Моны бераз акча эшләп, хуҗасыз хайваннарга азык алу өчен башкарам. Волонтерлык эшемне дәвам итәсем килә.
Сезнең аңлавыгызны һәм ярдәм итүегезне көтәм. https://t.me/Protyani­­­_Ruki_Pomohi
 сылтамасы буенча минем төркемгә керегез, дусларга өстәлегез. Биредә мин үземнең уенчыкларымны сатуга куям һәм соңгы яңалыклар белән уртаклашам. Сезне хөрмәт итеп, Амәл Латыйпов”.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: