Авылда халык тату яши. Әле берничә генә көн алдан узган шундый ук бәйрәм Тукай (халык телендә – Мунчала) урамына багышланган булган. Анда да халык күп җыелып, бердәм булып, искитмәле чара оештырган, шатлыкны да, проблемаларны да уртага салып сөйләшкән.
Бәләкәч кенә ике урамга язмышлары бәйләнгән кешеләрнең саны шактый – йөзләп булып чыкты. Алдагы көнне дә, аннан соң да яңгыр яуды, ә бу көн, әйтерсең, Ходайдан бүләккә бирелгән – җылы, явым-төшемсез булды.
Билгеләнгән көнне иртүк урамда табыннар корылды. Татулыгы белән дан тоткан урам халкы дуслыкның, бердәмлекнең нинди булуына тагын бер тапкыр үрнәк күрсәтте. Эш гөрләп торды. Самавырлар күңелле җырлар көйләде. Өч казан янында уңган хуҗабикәләр өч төрле пылау пешерде. Ул бәлешләр дисеңме, ул җиләк-җимеш, тәм-том!
– Барысына да зур рәхмәтләремне белдерәм, авылдашлар, урам халкы бердәм булып эшкә кушылды, – ди оештыру эшләренең шактыен үз өстенә алган һәм пылау пешерү серләре белән ихлас уртаклашкан Рәсимә Миралимова.
Бәйрәмне башлап, авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Фәхретдинова җыелучыларны урамнар тарихы, аларга бәйле риваятьләр белән таныштырды. Алдагы программаны авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Юмадилова белән бергә алып бардылар.
Авылның имам-хатыйбы Наил Мортазин, бакыйлыкка күчкән урамдашларны җылы сүз белән искә алып, дога укып ишеттерде.
Арытаба сүз авыл хакимияте башлыгы Рәзиф Касыймовка бирелде. Рәзиф Тәлгать улы, әлеге урамнарда яшәүче иң актив кешеләрне хөрмәт белән билгеләп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйткәндәй, урамдагы иң өлкән яшьтәге Кәфия Басыйрова һәм Гөлчирә Хөснетдинова белән иң кечесе Самира Әһлетдинова аерым бүләкләргә лаек булдылар. Ә кунаклар арасында элегрәк бу авылда яшәгән 97 яшьлек Газимә апа Ахмаева да бар иде. Матур итеп киенгән, һәр авылдашның сәламенә җавап кайтарып утыручы әби бәйрәмнең бер күркәм бизәге булды.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алып уздылар. Карагышта ил хәвефсезлеге өчен көрәшкән бу яугирләргә ярдәм итү буенча зур эшләр алып барыла. Узган елдан башлап акчалата һәм әйберләтә күләмле генә ярдәм күрсәтелгән. Бу көнне дә Җиңүне якынайтуга дип шактый гына акча тупланды. Батырларча һәлак булганнарны искә алып, яралыларга тизрәк савыгуларын теләп, хәбәрсез югалганнарның табылуын һәм әле хезмәт итүчеләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр. Район үзәгендә урнашкан волонтерлар штабына шушы көннәрдә генә автономияле өч дизель җылыткычы тапшырылган, ә Фәнилә белән Раил Фәхретдиновлар хезмәттәге яугирләребез өчен 15 банка кайнатма әзерләп биргән.
Иң сөендергәне – бәйрәмдә күпләр гаиләләре белән катнашты. Әлеге урамнар күркәм гаиләләре белән аерылып тора. Әйтик, Гөлнур һәм Фәнүр Сафиуллиннар – 47, Галия һәм Рамил Заһидуллиннар – 44, Эльвира һәм Юныс Юмадиловлар 35 ел бергә кулга-кул тотынышып, балалар тәрбияләп, оныклар үстереп яшиләр.
Әлеге урамда яшәүче һәм матур гомер итүче кешеләргә багышлап, күп матур сүзләр әйтелде, концерт номерлары багышланды. Бу урамда әле яшәмәсәләр дә, тормышлары шушы урам юлларына тыгыз бәйле Нәсимә Гатауллина һәм Зөлфирә Хәсәнованың чыгышларын да җыелучылар яратып тыңлады. Чыгышы белән Салават Юлаев урамыннан булган, бүген дә туган йортына Уфадан еш кайтып йөрүче Айгөл Юлъякшина кызы Ясмин белән авылдашларны тәбрикләп, шигырь-җырлар бүләк иттеләр. Алар, кечкенә күргәзмә әзерләп, нәсел шәҗәрәләре белән дә таныштырды.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Хуҗалык эшләрен беразга гына читкә куеп торып, урамдашлар бер-берсе белән күңел серләрен уртаклашты һәм киләчәктә авылны саклау, үстерү буенча якты планнар корды.
Айгөл Мәкъсүтова.
Стәрлебаш районы.