+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Җан кебек мәчет!

Ярмәкәй районында чын мәгнәсендә бик якты һәм шатлыклы бәйрәм узды. Биредәге иң борынгы авылларының берсе булган Тарказыда изге гыйбадәт йорты — Ар-Руух мәчете ачылды.

Җан кебек мәчет!Җан кебек мәчет!
Җан кебек мәчет!

Бәйрәм тантанасында мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең Баш мөфтие Талгәт Сафа Тадҗетдин, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хужалыгы министры Илшат Фазрахманов, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бадамшин, курше районнарның имам мөхтәсибләре, авылдашлар катнашты.
Авыл халкын бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров котлады.
– Кадерле якташлар, без катлаулы дәвердә яшибез. Бүгенге тантананың мөһимлеге турында сөйләгәндә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләребезне дә искә алырга кирәк. Аларның яу кырында күрсәткән кыюлыклары Һәм каһарманлыклары аркасында без милли бәйрәмнәребезне үткәрә алабыз. Яңа өйләр, мәктәпләр, искиткеч матур мәчетләр һәм башка объектлар төзи алабыз. Җиңүне якынайтыр өчен безгә тырышып эшләргә, бердәм булырга кирәк.
Бүгенге көндә дәүләтнең һәм традицион Ислам диненең дошманнары булып экстремизм һәм терроризм тора. Дини экстремизм белән көрәшүнең төп юнәлешләренең берсе – руханилар, дини эшлеклеләр, мәхәллә кешеләре белән уртак эш итү, үсеп килүче буын белән идеологик тәрбия алып бару. Элеге вакытта районыбызда тагын ике гыйбәдәт йорты төзелеп бетеп бара. Кулбай авылында – мәчет, ә Суккул авылында – чиркәү. Алар да тиздән ишекләрен ачар дип ышанабыз, – диде Рөстәм Рамил улы.

Авыл халкынын шатлыгын уртаклашырга килгән хөрмәтле кунагыбыз Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин бүгенге вакыйга Ярмәкәй районы гына тугел, ә ресубликабыз тарихына кереп калачак дип билгеләде.
– Мәчет югары зәвык белән генә түгел, ә олы мәхәббәт белән төзелгән. Аеруча зур рәхмәтемне шушы мәчетне төзүгә барлык көчен һәм финансларын сарыф иткән Әлмир Әхнәф улына әйтәсе килә. Сезнең ниятегез илебезне рухи-әхлакый яктан баетуда өлге булып тора. Үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, авыл өчен сез бик саваплы эш башкарып чыгардыгыз. Әле ачылган изге йортыбыз — мәчетебез халкыбыз күңелен иман нуры белән яктыртсын, йөзләребезгә нур өстәсен, – диде ул.
Мәчетне төзетүче һәм аның төп спонсоры “Интеграл” оешмасы директор урынбасары Әлмир Әхнәф улы Бадыйков Аллаһ йортын төзү уе белән махсус хәрби операция башлангач яна башлый. Бу эшен ул җиңүне якынайтыр өчен аның өлеше булуга юрый. Махсус хәрби операциядә өлешле мобилизация чикләрендә аның улы да хезмәт итә. Мәчет төзүгә 15 миллион сум акча сарыф ителгән. Шуның 8 миллион сумы Әлмир Әхнәф улынын хәйриясе. Мәчетнең беренче ташын салу тантанасында ялга кайткан яугир, аның улы да катнаша.
Бәйрәм барышында мәчет төзүгә зур өлеш керткән тарказылыларга, төзүчеләргә һәм иганәчеләргә район хакимиятенең һәм Үзәк Диния нәзарәтенең мактау кәгазьләре тапшырылды. Мәчет ачу тантанасына килгән кунакларга мул бәйрәм табыны әзерләнгән иде.

Энҗе Шәфыйкова, Ярмәкәй районы.
Автор фотолары.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас