Әткәй-әнкәем — Борай районының Үләй авылында туган Сафа Хаҗиев һәм Мишкә районының Кыйгазы-Тамак авылында дөньяга килгән Мәхиллә Бабичева — үрнәкле тормыш юлы үткән. Гасыр башында туган әткәй яңа тормыш төзүгә күп көч сала. Аның Муллаян абыйсы Борайда райком секретаре була, Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә, анда батырлыклар күрсәтеп, башын сала. Аның биш баласы белән тол калган хатынына барча туганнары терәк була.
Әткәй исә сугышка кадәр районның берничә авылында мәктәптә укыта, җитәкче вазыйфалар башкара, Бөредәге татар педагогия училищесында белем алырга да өлгерә. 1939 елда хәрби хезмәткә алынып, сугыш башлангач, контрразведчиклар мәктәбенә тәгаенләнә. Анда һәркемне дә алмыйлар, билгеле, әткәйне дә “энә күзеннән” үткәрәләр. Ул анда уңышлы укып чыга һәм, оста разведчик буларак, сугышта бик күп батырлыклар күрсәтә. Моңа аның күкрәгендә балкыган “Кызыл йолдыз” ордены һәм бик күп медальләр дәлил. Сугыштан соңгы елларда ул Борай районы мәктәпләрендә директор булып эшләде, күп тапкыр район советына депутат булып сайланды, район гәзите белән иҗади хезмәттәшлектә торды, Молотов исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре вазыйфасын башкарды.
Әнкәй, Шәехзадә Бабич нәселеннән чыккангадыр, кечкенәдән зиһенле, аң-белемгә омтылучан була. Бөре шәһәрендә 8 сыйныф тәмамлый, шунда ук педагогия техникумында белем ала. Сугышка кадәр кияүгә чыгып, ирен яуга озата, кечкенә кызын күкрәгенә кочып, тол кала. Әмма сынмый ул, сыгылмый, баласын тәрбияләүгә һәм район мәктәпләрен күтәрүгә барлык көчен сала. “Инде бер мәктәптәге эшне юлга салып, матур гына эшләп китсәм, район үзәгенә чакырталар да: “Иптәш Бабичева, фәлән мәктәптә уку туктатылган, анда эшне сез генә җайга сала аласыз”, дип, янә икенче урынга җибәрәләр, – дип сөйли иде ул. – Анда барып төшсәм, балалар мәктәпкә йөрми, күпләре ачтан шешенгән. Сыерымны савып, иң хәлсезләренә сөт таратам, катык илтәм. Тик күбесен үлем тырнагыннан тартып алырга соң була иде инде...”
1945 елда әнкәйне Берләч авылы мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр, ә бер елдан элекке директор сугыштан кайта. Үзе дә тиң кыз тәрбияләгән Сафа Гарифҗан улы әнкәй белән гаилә кора. Алар янә дүрт балага гомер бирә, алтыбызны да бер күреп, барлык күңелләрен биреп тәрбияләп үстерделәр. Безнең гаиләдә Үләй һәм Берләч авылларындагы ятим балалар да күңел җылысын таба иде, авыл халкы язу-сызу йомышлары белән ишек төбеннән өзелмәде. Әткәй-әнкәй аларның барысына да җылы карашын, акыллы киңәшен кызганмады.
Сугышта алган яралары әткәйне аягыннан еккач, әнкәебезнең дә сәламәтлеге какшагач, авыл халкы, медицина хезмәткәрләре искиткеч мәрхәмәтлелек күрсәтте. Якыннарым бакыйлыкка күчкәч тә юксынып искә алды, яшьләргә үрнәк итеп куйды. Үзебезнең дә аларны искә алмаган, тормышларын барламаган бер генә көнебез дә юк. Шундый соклангыч кешеләр хозурында үскәнгәме, балаларыбызны да, оныкларыбызны да әткәй-әнкәй үрнәгендә тәрбиялибез.
Сусанна ХАҖИЕВА (ХӘМӘТДИНОВА)