+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
7 Май 2016, 02:00

Бу изге көннең кадере кимеми, арта гына

Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җые­лышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

Җыелучыларны Рөстәм Хәмитов сәламләде.

— Бер ел элек без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләдек. Быел кайгылы дата — сугыш башлануга 75 ел тула. Бу дәһшәтле сугышта дөньяның 61 иле, халкының 80 проценты катнашты. Анда тәүге тапкыр ядро коралы кулланылды. Республиканың кыю ул-кызлары Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертте: 278 яугир Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 39 кеше — Дан орденнарының тулы кавалеры. Бу елларда республиканың 600 меңнән артык кешесе орден-медальләр белән бүләкләнгән. Наградалар әлегә кадәр геройларын эзләп таба, — диде Рөстәм Зәки улы чыгышында.

Җиңү безнең илгә бик авыр югалтулар бәрабәренә яуланды. Анда 27 миллион кеше һәлак булды. 322 мең башкортстанлы яу кырларында ятып калды, шул кадәресе үк алынган яралардан җан бирде. Бүген республикада нибары 3131 сугыш инвалиды һәм сугышта катнашучы исәпләнә.

Гомумән алганда, Башкортстанда 60565 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) тол хатыны яши. Шуларның 137се — “Блокадага тотылган Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән, 150се — Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар тарафыннан төзелгән концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүри тотылу урыннарының элекке балигъ булмаган тоткыннары, 17183е — һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында кат­нашучыларның гаилә әгъзалары. Кызганычка каршы, бер ел эчендә без шушы категориядән 9 мең кешене югалтканбыз.

Рөстәм Хәмитов чыгышында сугыш вакытында тылдагылар күрсәткән батырлыкларны аерым искә алды. Республикага ул елларда 120 предприятие, 300 меңнән артык кеше эвакуацияләнә. Алар үзләрен сыендырган, үзләре белән бер телем икмәкне бүлешкән, дуслык, фидакарьлек, каһарманлык үрнәге күрсәткән Башкортстан халкына мең рәхмәтле. Бүгенге көнгә кадәр әлеге төшенчәләр изге булып кала һәм тормышыбыздагы бик күп каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Читайте нас: