Язгы чакырылыш июль уртасына кадәр дәвам итә. Әгәр элегрәк егетләрнең бер өлеше хәрби хезмәттән качып калу ягын караса, хәзер армиягә бару чын-чынлап егетлек һәм гражданлык бурычын үтәүгә, ватанпәрвәрлек, патриотлыкка әйләнеп бара. Башкортстанның Баш хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Риф Вәлиев моның сәбәпләрен шулай аңлатты:
– Ил җитәкчелеге армиягә җитди карау нәтиҗәсендә, вәзгыять шактый үзгәрде. Ни генә димә, алдынгы илнең армиясе дә заманча булырга тиеш. Җәмәгатьчелектә һәм яшьләр арасында армиягә мөнәсәбәт үзгәрүгә, беренчедән, дәүләт хезмәтенә хәрби бурычларын үтәмәүчеләргә юл ябылу сәбәпче булды. Хәзер киләчәге турында уйлаган егетләр качу түгел, хәтта сәламәтлекләре буенча үтмәгәннәр дә армиягә барырга теләк белдерә. Икенче сәбәп армиянең, хәрби хезмәтнең сыйфаты үсүгә бәйле. Бүгенге армиядә күп нәрсә үзгәрде. Чакырылыш урыннарында хәтта гыйбадәт бүлмәләре бар. Полк муллалары әзерләнә. Егетләргә хәрби хезмәттә телефон белән файдалану рөхсәт ителгән. Хезмәт урыннарына киткәндә элек ике “симка” бирә идек, узган көздән өчне биреп җибәрә башладык. Телефонга түләүләр өчен дә ташлама каралган, роуминг юк. Аларга аралашу өчен махсус вакыт бирелә. Ашауда да элекке белән чагыштырганда, җир белән күк аермасы. Кыскасы, бүгенге хәрби хезмәт бөтенләй башка дәрәҗәдә. Һәм уңай якка үзгәрешләр дәвам итә. Мәсәлән, быелдан башлап чакырылучыларга “несессер” дип аталган махсус сумка бирә башладык. Анда кырыну, юыну һәм башка 18 төрле шәхси гигиена кирәк-яраклары салынган. Шулай ук быел чакырылучыларга тагын бер яңалык – аларга көндезге йокы кертелә.
Быелдан башлап хәрби хезмәттә электрон хисап тәртибе кертеләчәк. Аның буенча хәрби комиссариат һәм частьларны тәэмин итү, сәламәтлек саклау, укыту процессын оештыру эшләрен күзәтеп булачак. Моның өчен “Паспорт” дип аталган автоматлаштырылган система кертелә. Егетләргә “симка” белән бергә шәхси электрон карталар да тапшырылачак. Шулай итеп, хәрби хезмәт заман технологияләренең алдынгы сафында бара.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның әзерлеге дә елдан-ел үсә. Узган елда алынган 11600 егетнең 2500е — югары, 4100е — урта һөнәри, 2700е — һөнәри, 2000е гомум урта һәм 220се төп гомуми белемгә ия. Физик әзерлек буенча күрсәткечләр дә югары. Узган елда хәрби хезмәткә алынучыларның 400е спорт буенча беренче разрядка ия иде. 1326 егет ДОСААФның 10 автомәктәбен һәм аның 16 бүлекчәсен тәмамлап. С, Д, Е категорияләре буенча таныклык алып, механик-водитель, бронялы тягач, БТР механик-водителе булып хезмәт итә.
2008 елда альтернатив хезмәт кертелгән иде. Ләкин бу төр хезмәт популярлык яулый алмаган. Быел республикада альтернатив хезмәт итәргә дүрт кенә кеше теләк белдергән. Узган елда исә сигез кеше алынган булган. Аларның берничәсе Башкортстанның почта хезмәтендә, калганнары Самараның бакчачылык һәм дару үләннәре буенча фәнни-тикшеренү институтында, Омск психоневрология интернатында, Обьтагы Камень шәһәрендәге Политехник институтта хезмәт итә.
Хатын-кызлар арасында да хәрби һөнәрләргә тартылу арта баруы күзәтелә. Узган елда 500 кыз илдәге 17 хәрби югары уку йортына укырга кергән.
Контракт буенча хезмәт итүчеләр саны да елдан-ел арта. Бүген 1,5 мең кеше контракт буенча хезмәт итә. Тагын ике меңнән артык кешедән гариза алынган.
Шулай, Ватанны саклау ир-егетләрнең буыннан-буынга күчеп килүче изге бурычы булып кала. Бу бурычны алар намус белән үти, яшьләр исә аңа лаеклы әзерләнү белән мәшгуль. Юкка гына армияне егетләрне чыныктыру, чын ирләр ясау мәктәбе дип атамыйлар.